Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркемәнстанга эш сәфәре кыла. Ашхабад аэропортыннан ул Төрекмәнстан Милли-мәдәни үзәк Мукамнар сараена юнәлде, анда Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан мәдәният әһелләре концерты уза.
Көндез Төрекмәнстан Милли-мәдәни үзәге бинасында Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстанның иҗат вәкилләре белән очрашу үтте, тамашага килүчеләргә Татарстан Республикасы халык иҗаты күргәзмәсе, "Хәзерге Татарстан" фотокүргәзмәсе һәм Татарстан Республикасы хәзерге заман сәнгате күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Концерт алдыннан Рөстәм Миңнеханов комплексны һәм күргәзмәне карады. Концертка килүчеләргә ул сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Төрекмәнстанны мөстәкыльлегенең 25 еллыгы белән котлады һәм татарстанлылар исеменнән җылы теләкләр җиткерде. Ул ышандырганча, концерт тугандаш халыкларны якынайту өчен тагын бер адым булачак һәм Россия белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне, дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәк, ә бүгенге кичә тамашачыларда уңай тәэсир калдырачак.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка, шулай ук Россия һәм Төрекмәнстан җитәкчелегендә төбәкара хезмәттәшлеккә уңай шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерде.