Иртәгә, 2016 елның 13 октябрендә, FINOPOLIS 2016 инновацион финанс технологияләре форумының пленар утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында онлайн режимда трасляцияләнәчәк.
Форумны ачу тантанасы иртәгә сәгать 10.00 да «Корстон» КСККда башланачак.
FINOPOLIS 2016 форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм башкалар катнашачак.
Форумның пленар утырышы «2026 елда финанс базары: бизнес һәм регулятор өчен өндәүләр».
Пленар утырышның онлайн трансляциясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми сайтының төп битендә барачак www.prav.tatarstan.ru