Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Finopolis инновацион финанс технологияләре форумында катнашучыларга сәламләү сүзе юллады

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Finopolis инновацион финанс технологияләре форумы башланып китте. Чара «Корстон» КСККда уза.

Форумда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм башкалар.

Форум башланыр алдыннан кунаклар фойеда форумның партнер компанияләре күргәзмәсен карадылар. Моннан тыш, алар FinTech – аллеясе белән таныштылар, монда финанс технологияләре өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашыручы Россия стартаплары җыелган. Стартаплар конкурс буенча сайлап алынган.

Аннары Finopolis форумын ачып җибәрделәр.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина мөрәҗәгать итте.   

«Сезне икенче Finopolis форумында сәламләвемә шатмын, – диде ул. – Без, бу мәйданчык финанс базарында катнашучыларны, яңа технологияләр белән шөгыльләнүче компанияләрне, финанс регуляторын берләштерер, алар бар да яңа тенденцияләрне өйрәнерләр, анализларлар, елына бер җыелып, нинди үзгәрешләр барын тикшерерләр, дип исәпләгән идек. Чыннан да, бу ике форум арасында уртак реаль эш гамәлгә ашырылды һәм без моңа бик шатбыз».

Быел Finopolis форумында катнашучылар саны бер ярым тапкырга артты, дип белдерде Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе.

Эльвира Нәбиуллина барысына да финанс технологияләрен үстерүдә уңышлы эшләүләрен теләде һәм Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның  Finopolis инновацион финанс технологияләре форумында катнашучыларга сәламләү сүзен укып чыкты.  

«Хөрмәтле дуслар! Сезне Казандагы инновацион финанс технологияләре форумында сәламлим, - диелгән текстта. - Finopolis 2.0 хәзерге заманның дискуссия мәйданчыгы буларак зур абруйга ия. Быел илебезнең һәм чит илләрнең эре банклары, финанс һәм IT- компанияләре вәкилләренең игътибары үзәгендә мөһим темалар күп. Алар финанс секторында заманча цифрлы технологияләрне куллануга бәйле... Сез уңышлы эшләрсез, практикада ихтыяҗы булган конкрет тәкъдимнәр кертерсез, дип уйлыйм. Барыгызга да уңышлар һәм Татарстан башкаласында булуыгыздан күркәм тәэсират алуыгызны телим».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында барысын да финанс базары өчен мондый әһәмиятле форумны икенче ел рәттән Казанда уздырган өчен рәхмәт белдерде. «Бу мөһим вакыйга, – диде ул. – Быел катнашучыларның активлыгы һәм компанияләрнең экспозицияләре форумга игътибарның артуын таныклый».

Форумның пленар сессиясе темасы «2026 елда финанс базары: бизнес һәм регулятор өчен өндәүләр». Сессиянең модераторы – «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф.

Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, «финанс базарында катнашучыларны җыю һәм үткән елгы нәтиҗәләр буенча фикер алышырга этшрү бик мөһим. Һәм монда  Казанда бүген бик шәп күргәзмә оештырылган, анда барыбызны да уйланырга мәҗбүр итәрлек кызыклы технологияләр куелган».

Форумның икенче үзенчәлеге, Герман Греф сүзләренчә, – мөһим дискуссияләрдә катнашу мөмкинлеге.  Finopolis программасында барлык актуаль темалар да бар, дип саный Герман Греф.

Искәртәбез, Finopolis форумын ачу тантанасының һәм аның пленар сессиясенең онлайн трансляциясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми сайтының төп битендә бара www.prav.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International