Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда IT-технологияләрне үстерүгә алга таба да зур игътибар биреләчәк”

2011 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында алдагы елларда министрлык алдында торган стратегик бурычларга басым ясады. Алар - республикада электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне үстерү, аңа күчүдә һәр министрлыкның шәхси җаваплылыгын беркетү, федераль үзәк белән берлектә Татарстанның IT-эшләнмәләрен Россия, чит ил базарына чыгару, мәгълүмат технологияләре секторында кадрлар потенциалын үстерү һ.б. белән бәйле иде.

IT-парк резидентларының берсе булган “БАРС групп” җәмгыяте генераль директоры Тимур Әхмәров белдергәнчә, бүген әлеге компаниянең мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге эшләнмәләрен илнең 50 ләп төбәге куллана. Аның искәртүенчә, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә илдә лидер булган Татарстанның IT- проектлары Россия төбәкләрендә сорау таба. “Безне алар бу өлкәдә профессионаллар буларак кабул итәләр”,- дип ассызыклады ул. Президент белдерүенчә, Татарстанда җитештерелгән мәгълүмат технологияләре продукциясе ил базарын яуларга, шулай ук дөнья базарында да үз урынын табарга тиеш.

Мәгълүмат технологияләре тармагын үстерүдәге мөһим юнәлешләрнең берсе булган электрон хезмәтләрне үстерүгә килгәндә, Президент бу юнәлешне хакимияттәгеләр белән гражданнар арасында аралашу мөмкинлеге өчен зур киңлекләр ача дип исәпли. “Гражданнар еш кына җитәкчеләрнең эшчәнлегеннән канәгать булмауларын белдерә. Кайбер очракларда моңа аның мәсьәләсенә чишелеш тапмавы түгел, тиешле мәгълүматны ала алмавы сәбәп була”, - дип искәртте Президент. Ә дәүләт, муниципаль хезмәтләрне электрон ысул белән алу мәгълүматка да юл ача.

Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы 5-6 елда IT –тармакны үстерү буенча зур эшләр башкарылуын искәртеп, бүген федераль дәрәҗәдә дә бу юнәлешкә җитди игътибар бирелүен ассызыклады. Казанда Россиядә беренче булып ишекләрен ачкан югары технологияләр өлкәсендәге IT –паркның ул федераль программа кысаларында республика һәм федераль үзәк акчаларына төзелүенә басым ясады. Президент аның үрнәгендә быел Чаллы шәһәрендә дә IT-парк төзелә башлаячагын хәбәр итте. Шул ук вакытта, ди Президент, бу инфраструктураларның эшләве өчен югары әзерлекле, квалификацияле кадрлар кирәк. Президент белдергәнчә, бу өлкәдә эшләүче белгечләр өчен шартлар тудыру, аларга тәҗрибәләрен уртаклашу, яңа идеяләрен тормышка ашыру өчен мәйдан бирергә кирәк. IT–парклар, Югары Ослан районында төзеләчәк IT-авыл шушы максатка хезмәт итәргә тиеш.

Президент үз чыгышында республикада башка коммуникация чараларын үстерүгә дә тукталды. Республика башлыгы әлегә кәрәзле элемтә, цифрлы телевидение сыйфатыннан канәгать булмавын җиткереде.

Президент, гомумән алганда, министрлык эшчәнлеген уңай бәяләп, биредә яхшы команда туплануын искәртте. Бу команданы киләчәктә шушы темпларны саклап, үзендәге энергияне тулысынча файдаланып эшләргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International