“Хезмәткә тармак системасы буенча түләү, “Электрон мәктәп” программасы – бу эле без сезнең белән тормышка ашырырга тиешле зур эшнең башы гына. Монда төп урынны укытучы алып тора. Әлбәттә, барысын да берьюлы эшләп бетереп булмый”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, быел исә балалар бакчачаларына нык игътибар биреләчәк. “Ел башына өч яше тулган балаларны без балалар бакчалары беән тәэмин итеп бетерергә тиеш. Бу бик җитди эш һәм зур инвестицияләр таләп итә. Без бурычны да тормышка ашырачакбыз”, - диде ТР Президенты.
“Без алга таба да үзебезнең укытучыга аның абруен күтәрергә ярдәм итәчәкбез. “Алгарыш” кебек белем арттыру программалары, башка проектлар укытучыга хезмәт итәчәк. Мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Без, ел саен җыелып, менә шулай итеп нәтиҗә ясаячакбыз”, - диде Р.Миңнеханов.
ТР Президенты республиканың бер төркем укытучыларына РФ Президенты Рәхмәт хатын тапшырды, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелү белән котлады.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.