КМПО коллективы Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде

2016 елның 14 октябре, җомга

«Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ коллективы күп еллар буена уңышлы хезмәте, илебез машина төзелеше үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Бүген бүләкне «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Искәртәбез, бу көннәрдә КМПОга нигез салынуга 85 ел тула.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International