Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда IT өлкәдә көчле мәйданчык булдырылган, дип саный РФ финанс министры урынбасары
2011 елның 21 гыйнвары, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында дәүләт финанслары белән идарә итүдә мәгълүмати мохит булдыру һәм үстерү концепциясен эшләү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов республикада мәгълүмати технологияләрне дәүләт идарәсе процессына кертү өлкәсендә генә түгел, дәүләт идарәсе системасы концепциясен камилләштерү җәһәтеннән дә зур тәҗрибә туплануын билгеләп үтте. Мисал өчен, 2001 елдан алып Татарстанда республиканың һәр министрлыгы һәм ведомствосы буенча идарә итүгә дәүләт заказы формалаштырыла. 131 нче Федераль закон кабул ителгәннән соң җирле үзидарә органнары, ә 2010 елдан башлап, территориаль федераль органнар белән дә шундый мөнәсәбәтләр булдырылды.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко дәүләт (муниципаль) финанслары белән идарә итүдә интеграцияләнгән мохит булдыру һәм үстерүдәге идеология һәм алымнар хакында сөйләде, Татарстан сынау төбәге сыйфатында очраклы рәвештә генә сайлап алынмады, дип ассызыклады. “Биредә IT-технологияләр өлкәсендә көчле мәйданчык булдырылган”, - дип билгеләп үтте Татьяна Нестеренко.
Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин түгәрәк өстәлдә катнашучыларга бүгенге көндә Россиядә Федераль казначылыкның мәгълүмати-технологик инфраструктурасы базасында дәүләт идарәсе секторында акча операцияләрен тулысынча колачларга мөмкинлек бирүче дәүләт (муниципаль) финанслар белән идарә итүдә заманча системаның нигезләре формалашуы хакында хәбәр итте. Әмма бүгенге көндә иҗтимагый финанслар өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү ачык-хокукый берәмлекләрнең финанс эшчәнлеге турындагы мәгълүматның составы һәм сыйфатына, шулай ук аларның эшчәнлегенең нәтиҗәләре хакындагы мәгълүматның ачыклыгына карата яңа таләпләр куя. Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук дәүләт (муниципаль) акчалары белән идарә итүнең сыйфатын арттыру максатыннан, иҗтимагый финанслар белән идарә итүдә бердәм интеграцияләнгән мәгълүмати системаны үстерергә кирәк. “Дәүләт финанслары гомумроссия порталын булдыру әлеге системаны гамәлгә кертүдә соңгы этап булачак, анда реаль вакыт режимында бюджет акчалары белән бәйле барлык финанс операцияләре чагылыш табачак”, - дип белдерде Роман Артюхин.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз