Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Бүген “ТР 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеше турында”гы яңа программа проекты ТР җитәкчелеге каравына тәкъдим ителде
2011 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында “ТР 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеше турында”гы яңа программа проекты республика җитәкчелеге каравына тәкъдим ителде. Документ ТР Икътисад министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан эшләнгән. Аны эшләгәндә Россия һәм чит илләрдәге алдынгы тәҗрибә өйрәнелгән, методологик мәсьәләләр буенча фәнни консультацияләр уздырылган. Документ барлык министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерелгән, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар, ТР Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре һ.б. катнашында фикер алышулар узган.
Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган бүгенге утырышта “ТР 2005-2010 елларга социаль-икътисади үсеше турында”гы республика программаның үтәлеш йомгаклары да игълан ителде. Видеоконференция режимында оештырылган утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды. Аның эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2005-2010 елларда гамәлгә ашырылган социаль-икътисади үсеш программасына килгәндә, аның үтәлешен билгеләүче төп күрсәткеч – халыкның яшәү сыйфаты булган. Узган 5 елда аңа кагылышлы төп параметрларга ирешелгән. Бу программаны гамәлгә ашыру чорында республикада уртача гомер озынлыгы планлаштырылган 69 яшьтән 71 яшькә җиткән. Җан башына туры килә торган уртача акча керемнәре 3,4 тапкырга үсеп, 18 мең сумга җиткән (программа буенча 14 мең сум күләмендә планлаштырылган булган). Уртача хезмәт хакы күләме 3 тапкырга үсеп, 17 мең сумнан арткан. Бер кешегә туры килгән торак мәйданы программада каралганча 23 кв. метрга җиткерелгән.
Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2009 елгы кризисның кайбер икътисади параметрларга йогынты ясавын билгеләп, шулай да аларның нәтиҗәле үтәлешен ассызыклады. 2005-2010 елларда республикада тулай төбәк продукты күләме 17 млрд. доллардан 32 млрд. долларга җиткән. Аның күләме буенча Татарстан ил төбәкләре арасында алтынчы урында. Җан башына туры килгән тулай төбәк продукты күләме 1,8 тапкырга үскән. Хезмәт җитештерүчәнлеге 1,2 тапкырга күтәрелгән. Шулай да әле бу канәгатьләнерлек түгел, дип саный республика җитәкчелеге.
Алдагы 5 елга ТР социаль-икътисади үсеше турындагы чираттагы програманың төп нәтиҗәсе Татарстан икътисадының динамик үсешенә нигезләнеп, республика халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрү булырга тиеш. Программа проектын республика җитәкчелеге каравына тәкъдим иткән икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, алдагы 5 елда Татарстанда җан башына туры килгән тулай төбәк продукты күләмен кимендә 35 мең долларга, эшкәртү секторының республика икътисадындагы өлешен кимендә 25 процентка, инновацион продукциянең сәнәгатьтә гомуми җитештерү күләмендәге өлешен кимендә 30 процентка, республика икътисадында кече һәм урта бизнесның өлешен 34 процентка, уртача гомер озынлыгын 74, 1 яшькә, уртача хезмәт хакы күләмен кимендә 40 мең сумга, бер татарстанлыга туры килгән торак мәйданы күләмен 26,5 кв. метрга җиткерү бурычы куела.
Программада гамәлгә ашырыла торган чаралар шартлы рәвештә биш блокка бүленә. Аларның берсе- норматив-хокукый базаны камилләштерү. Икътисад министры сүзләренә караганда, сүз шәхси-дәүләт партнерлыгы, бюджет өлкәсен модернизацияләгәндә милекне нәтиҗәле куллануга кагылышлы һ.б. норматив актлар эшләү турында бара. Чаралар блогының икенчесе административ киртәләрне киметүгә багышланган. Биредә, беренче чиратта, инвесторлар белән үзара мөнәсәбәрләр механизмнарын эшләү күздә тотыла. Өченче блок – конкурентлы тирәлекне үстерүгә бәйле булса, дүртенчесе – республикада инновацион һәм эшлекле активлыкны үстерүгә юнәлгән. Биредә инновацион эшләнмәләрне стимуллаштыру чараларын булдыру, әйдәп баручы вузлар каршында кече инновация предприятиеләре төзү турында сүз бара. Бишенче блоктагы чаралар предприятиеләрне экология таләпләрен саклап эшләүгә стимуллаштырудан гыйбарәт. “Бу чараларның барысы да һәр тармак, муниципалитет, предприятие алдындагы бурычларны хәл итүгә юнәлгән. Конкретрак чаралар миинистрлыклар, муниципалитетлар, предпряитиеләрнең үз программаларында чагылыш табарга тиеш”,- дип ассзыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Шунысы әһәмияткә ия, яңа социаль-икътисади үсеш программасы, элеккесе кебек тармак принцибына нигезләнеп төзелмәгән, ә проблемаларны системалалы анализлауга корылган. Бу документның төп яңалыгы да шунда. ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров исә яңа документ проектының республикада IТ-сектор үсеше контурларын киңәйтә дип бәяләде. Анда IТ-секторның республика икътисадындагы өлешен 4 тапкырга арттыру турында сүз бара.
Алдагы 5 елга исәпләнгә документның тагын бер яңалыгы - гамәлгә ашыру барышында документка үзгәрешләр кертеп булачак.
Президент Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында бу документның бераз соңгарак калып парламентка тәкъдим ителүен, аңа салынган кайбер юнәлешләрнең инде гамәлгә ашырыла башлаганын искәртте. “Документка салынган параметрларны гамәлгә ашырырга яңа технологияләр ярдәм итәчәк. Программаны гамәлгә ашыруда һәр структура, ведомство, предприятие актив катнашырга тиеш”, -дип ассызыклады ул. Аның белдерүенчә, тормыш сыйфатын яхшырту республикада интеллектуаль, югары сыйфатлы мәгариф системасы да булырга тиеш. Инновацияләр үсешен инфраструктура белән тәэмин итү, кече һәм урта бизнес үсешен дә инфраструктура һәм стимуллаштыру чараларыннан башка мөмкин түгел, дип саный ул.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында “ТР 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеше турында”гы яңа документ хупланып, ТР Дәүләт Советы каравына юлланды. Президент документны якын арада кабул итү бурычын куйды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз