Татарстанда спорт корылмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бердәм нормалар эшләнәчәк

2011 елның 25 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “Домодедово” аэропортында булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә, спорт корылмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бердәм нормалар эшләргә кирәк.

Бүген республика башлыгының Казан Кремлендә ТР махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары белән очрашуында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты аспиранты Роман Шипилов үзенең яклауга әзерләнә торган спорт объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар комплексын эшләүгә багышланган кандидатлык диссертациясе хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Мәскәүдә бердәм стандарт бар һәм күпчелек спорт корылмалары аның буенча эшли. Казанда исә мондый система әлегә эшләнмәгән.

Роман Шипилов сүзләренчә, кичә “Домодедово” аэропортында булган фаҗигале вакыйгалар аны ТР Президенты алдында чыгыш ясарга этәргән. “Мин Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка структураларның спорт объектлары җитәкчеләре белән хезмәттәшлек итәргә вәкаләте булган махсус комиссия төзү турындагы тәкъдим белән чыгарга телим, - диде аспирант. – Бездә шулай ук спорт корылмалары буенча бердәм куркынычсызлык нормалары да юк”.

“Роман, мин сезне хуплыйм, - дип мөрәҗәгать итте аңа Татарстан Президенты. – Куркынычсызлыкны тәэмин итү – беренче урындагы мәсьәлә. Сезнең тәкъдимне без, һичшиксез, үз эшебездә кулланачакбыз. Куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бердәм стандартлар эшләргә кирәк. Бездә 2013 елда Универсиада, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак. Барлык объектлар да куркынычсызлык таләпләренә җавап бирергә тиеш”.

“Безгә спорт объектларын проектлаганда да, аларны кабул итеп алганда да куркынычсызлык стандарты буенча эш итәргә кирәк”, - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International