Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту айлыгы игълан ителде
2011 елның 25 гыйнвары, сишәмбе
24 гыйнвардан Татарстанда элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту айлыгы башланды. Ул элемтәнең барлык төрләрен – телефон элемтәсен дә, Интернет челтәренә ялгануны да, телевизион сигналлар тапшыруны да колачлый. Бу хакта рәсми рәвештә бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат очрашуында игълан ителде. Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин, Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.
Күптән түгел ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов республикада кәрәзле һәм телевизион элемтәнең сыйфаты канәгатьләнерлек булмавын тәнкыйть утына тотып, республика территориясендә күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын күтәрү мәсьәләсен алга куйган иде. Айлык Президент күрсәтмәләрен исәпкә алып игълан ителгән. Моннан тыш, Президент күрсәтмәсе буенча республикада элемтә сыйфатын контрольдә тоту буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР идарәсе белән ТР Прокуратурасына бурычлар йөкләнгән.
Айлыкның максаты- элемтәдәге проблемалы урыннарны ачыклау, сыйфатны күтәрү өчен беренчел чаралар күрү.
Николай Никифоров белдергәнчә, бүген тормышны элемтә чараларыннан башка күзаллап булмый. “Бүгенге шартларда сыйфатлы элемтә төбәкнең конкурентлыкка сәләтен билгеләүче төп күрсәткечләрдән санала. Моңа инвесторлар зур игътибар бирә. Безнең бурыч – Татарстанның конкурентлыкка сәләтен үстерү”, - ди ул.
Бүген элемтәнең иң киң таралган төре - кәрәзле телефон элемтәсе. Хәзер республика территориясендә бу өлкәдә 5 оператор –“МТС”, “ВымпелКом”, “Мегафон”,“НСС”,“Смартс” хезмәт күрсәтә. Республикага кәрәзле элемтәнең үтеп керү дәрәҗәсе 150 процентка якынлаша. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә кәрәзле операторларның 3452 база станциясе, 11 коммутация үзәге эшли. Республикадагы 3,77 млн. халыкка 7 млн. 980 мең номер туры килә.
ТР Министарлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, бүгенге көндә кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү сыйфаты начараюга йогынты ясаучы берничә төп сәбәпне атап узды. Беренчедән, кулланучылар күбәйгән саен, челтәргә төшкән йөкләнеш тә арта. Зур күләмдә күпкатлы яңа тораклар, сәүдә һәм офис биналары сафка басу да радиосигналлар белән тигез тәэмин итүне кыенлаштыра. Кәрәзле элемтә операторлары өчен яңа база станцияләре төзүгә җирләрне рәсмиләштерү, ешлыкларга рөхсәт алуның сузылуы да сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә үз эзен сала. “Сыйфатның бозылуында кулланучының үзенең дә гаебе бар. Хәзерге вакытта кулланучы арасында биналарга сигналларны көчәйтү өчен куела торган махсус җайланма популярлык казана. Аларның күбесе сертификатлаштырылмаган, законсыз куела”, -дип искәртте ул. Айлык барышында, бу җайланмаларга каршы көрәш тә алып барылачак.
Айрат Хәйруллин белдергәнчә, шулай да республика территориясендә, шул исәптән Казан шәһәрендә, кәрәзле элемтәнең сыйфаты начараюның төп сәбәбе - операторларның инвестиция, технологик активлыгын, нигездә, кәрәзле элемтәнең яңа буыны- 3G технорлогиясен үстерүгә тотуында. Шул ук вакытта алар гамәлдәге икенче буын технологияне карап тотуга игътибар биреп җиткерми. Бүгенге көндә икенче буын кәрәзле элемтә челтәре җиһазларын, транспорт челтәрен модернизацияләүгә ихтыяҗ туган. “Кәрәзле элемтә операторлары өчен лицензия килешүләре белән каралган билгеле бер нормативлар бар. Принипта, беренче өчлеккә кергән элемтә операторлары аңа сыеша. Ә менә сөйләм сыйфаты буенча параметрлар рәсми докуметларда беркетелмәгән. Сыйфат, беренче чиратта, нәкъ менә шунда чагыла да инде. Айлык барышында кәрәзле элемтәнең сыйфаты законда билгеләнгән нормативлар буенча гына бәяләнеп калмыйча, кулланучыларның субъектив фикерләре дә исәпкә алыначак. Соңрак алар берләштерелә. Бу тәкъдимнәр алга таба операторларның инвестиция программаларында урын алырга тиеш”, -ди Айрат Хәйруллин. Ул гражданнардан дәгъвалар алу гына түгел, алар белән эшли дә белергә кирәк, дип ассызыклый.
Һәр төр элемтә сыйфаты буенча дәгъвалар ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “кайнар линия” телефонына 511-41-15 номерына кабул ителә. Шулай ук Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсенә 228-59- 65 номерына шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш, министр Николай Никифоров Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында кулланучылдан дәгъваларны кабул итүче сервис эшли башлавын хәбәр итте. Николай Никифоров белдергәнчә, максат – айлык белән генә чикләнеп калмыйча, сыйфатны яхшырту эшен ел әйләнәсендә алып бару.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз