Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн – Вестфалия җирләренең эшкуарлар даирәләре вәкилләре белән очрашты

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Без алдынгы немец технологияләре белән танышырга шат, тәҗирбә белән уртаклашырга әзер һәм ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшергә ачык. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфта Төньяк Рейн – Вестфалия җирләренең эшкуарлар даирәләре вәкилләре белән очрашында белдерде. 

Чара "К-2016" пластик һәм каучук халыкара күргәзмәсе кысаларында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан делегациясе  Германиягә ел саен нефть химиясе сәнәгатенең алдынгы вәкилләрен җәлеп итүче "К-2016" күргәзмәсендә катнашу өчен килде. 

Бүген Татарстан Республикасы элемтәләрне киңәйтү яклы һәм Татарстанга технологияләре, капиталлары һәм инновацион проектлары белән килүче Германия бизнесына ярдәм итәргә әзер, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, регионда Германия белән хезмәттәшлек тәҗирбәсе бик зур. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан - Германия товар әйләнеше былтыр 1 млрд евро тәшкил итте. Бу күләмдә Германиядән машиналар һәм җиһазлар өлеше зур - 22 % тирәсе. 

Биш ел элек "КАМАЗ"да «Мерседес-Бенц Тракс Восток» җитештерү линиясе ачылды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, һәм "Даймлер" белән хезмәттәшлек - Россия базарына чыгучы немец компанияләре өчен уңай үрнәк. 

Барлыгы Татарстанда Германия инвестицияләре катнашындагы 80 предприятие бар. «Сименс», «БАСФ», «Бош», «Кнорр-Бремзе», SAP һәм башка компанияләр уңышлы эш алып бара. 

Моннан тыш, Татарстанның кайбер предприятиеләре һәм банклары «Дрезднербанк», «Дойче банк», «Коммерцбанк» белән хезмәттәшлек итә. 

Татарстан Германия белән фән һәм мәгарифтә дә элемтәдә тора, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Казанда уңышлы рәвештә Россия-Германия яңа технологияләр институты эшли. 

Гомумән, немец компанияләре Россиядә бизнесларын, Татарстанны этәргеч мәйданчык буларак файдаланып, киңәйтәләр. 

Ул шулай ук Татарстанның мөһим мәйданчыгы "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының мөмкинлекләре турында хәбәр итте. Якындагы 10 елда "ИнноКам" Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында икътисадый үсеш ноктасы булачак, дип көтелә. 

Төньяк Рейн – Вестфалия җирләре белән багланышларны киңәйтергә шат булабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм конструктив багланышларга өметләнәбез. 

Ул шулай ук регионнар мөмкинлекләре зур булуын ассызыклады һәм Татарстанның хезмәттәшлеккә ачык икәнен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International