Рөстәм Миңнеханов Казанда «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге өчен яңа бина табарга кушты

2016 елның 21 октябре, җомга

«Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенең киләчәге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Искәртәбез, быел сентябрь азагында Казанның Киров районы суды «Заречье» өстәмә белем бирү үзәгенә эшчәнлеген дәвам итүне тыйды. Бу карар өстәмә белем бирү үзәгенең Окольная урамында урнашкан бинасының авария хәлендә булуына бәйле рәвештә чыгарылды. 

Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бүгенгә барлык балалар да күрше мәгариф учреждениеләренә урнаштырылган, анда алар түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүләрен дәвам итәләр. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Алексей Песошинга һәм Илсур Метшинга тиз араларда «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге мәсьәләсен хәл итәргә, аерым алганда, Казанда бу үзәк өчен яңа бинарга табарга  кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International