Бүгенгә Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 ел белән чагыштырганда 30%ка ким

2016 елның 21 октябре, җомга

Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 мең 283 тикшерү уздырылган, 16 млн. 70 мең сумлык 422 карар чыгарылган.

«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 675 әгъзасына тикшерү уздырылган. 

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 734 йортта тәмамланган. Шулардан 239 күп фатирлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда 1,9 млрд. сумга 95 мәктәп ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп һәм 53 балалар бакчасы. Бүгенгә барысы да файдалануга тапшырылган диярлек. Эшләр 1 объектта алып барыла – Казанның Киров районындагы 15 нче татар гимназиясендә.

Моннан тыш, Татарстанда балалар өчен савыктыру лагерьларында (9 объект), булдырылучы ресур үзәкләрендә (8 колледж), яшүсмерләр клубларында (26), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарында (78), Татарстан Республикасы социаль яклау учреждениеләрендә (28) капиталь ремонт тәмамланган. 43 мәдәният учреждениенең 1 сендә эшләр дәвам итә.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, сыер фермаларына, машина-трактор паркларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт ясау һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы буенча барлык объектларда да эшләр дәвам итә. Кайбер мунициципаль районнар артта кала, Зеленодольск районында эшләр яртылаш кына башкарылган – 56,4%.    

Азакта Татарстан Президенты «Салават Күпере» ТКдагы озакка сузылган төзелеш мәсьәләсенә тукталды. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, төзелеш  мәйданнарындагы ситуация ел башланганнан бирле үзгәрешсез кала. Вәгъдә ителгән торак булмау сәбәпле, кешеләр фатир яллап торалар. Графиктан җитди артка калу гражданнарның хакимияткә ышанычын киметә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Беренче чираттагы бурыч – йортларны төзеп бетерергә кирәк. Кешеләр белән бәхәсләшеп торуның фәтвасы юк. Хәл ителешен табыгыз, кирәк дисәгез – подрядчикларны алмаштырыгыз. Әмма торакны тапшырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International