Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кырдагы эшләр һәм техниканы кышка консервацияләү барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, узган атнада Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре 8 мең гектардан артык җирдә шикәр чөгендерен җыйдылар. Барлыгы 2,1 млн. тонна продукция алынган, уңышлылык - 361 ц/га. 5 мең гектар җирдә уңышны җыясы дар әле.
Николай Титов аеруча Зәй районына игътибар итте, анда уңышлылык - 418 ц/га, 500 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган - районнар арасында иң зур күрсәткеч. Алдынгы районны Татарстан Президенты котлады.
Моннан тыш, ел ахырына кадәр республикада 14,5 мең гектар җирдә бөртеккә кукуруза һәм 17 мең гектарда көнбагыш җыясы бар.
Н.Титов сүзләренчә, кыр эшләре тәмамлангач, бөтен техника ГОСТ буенча кышкыга саклау урынына куелырга тиеш.
Инженер хезмәтләренә куелган төп бурычлар арасында - катлаулы техниканыэ җитешсезлекләрен билгеләп, ташламалар буенча запас өлешләрне алуга заказлар урнаштыру. Министрның беренче урынбасары искәрткәнчә, яз якынлашкач, техниканың запас өлешләренә бәяләр 20-30 процентка арта. Шуңа күрә бу эшне кыска вакытта башкарырга кирәк. Ел саен республика ремонт эшләре һәм запас өлешләргә 4 млрд. сум акча сарыф итә.
Киләсе елга кадәр 11 мең трактор, 3 мең ашлык җыю һәм 800 азык җыю комбайннарын, 6 мең чәчкеч һәм 6 мең культиватор һәм башкаларны ремонтларга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, эксплуатация, техник хезмәт күрсәтү, кышкыга консервацияләүгә зур күләмдә акча кирәк. Шуңа күрә акчаны саклау өчен бөтен чаралардан да файдаланырга кирәк.
Тр Президенты шулай ук ассызыклаганча, МТП хезмәткәрләренә тиешле шартлар булдыру зарури, аерым алганда, эш урыннарын җылылык белән тәэмин итү.
Ахырда Н.Титов ТР Президенты йөкләмәсе буенча республиканың 18 сөт трейдерлары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелүе турында хәбәр итте. Киңәшмәдә сөт бәясен формалаштыру турында сөйләшкәннәр.
Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына аена ике кат сөткә яраклы бәяләрне билгеләргә йөкләде. Әмма барысы да уйланып эшләнергә тиеш, дип искәртте ул.
"Сөт трейдерлары - шундый ук эшкуарлар, аларны кысарга кирәкми. Алайса, сөт алучы булмый. Без үзебезнең артык каты таләпләребез белән сатып алулар ситсемасын бозарга да мөмкин, ә ул күп еллар дәвамында формалашкан. Әгәр дә трейдер тиешле регламентлар кысаларында эшли икән, аңа киртәләр куярга кирәкмәс", - дип йомгаклады ТР Президенты.