Илдар Халиков Саратов шәһәрендә булды

2016 елның 21 октябре, җомга

Бүген Саратовта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышы булды. Ул Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә узды. Анда чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебездә җитештерелгәннәрне гамәлгә кертү һәм икътисадның реаль секторына юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.

Татарстаннан утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырыш башланганчы кунаклар Идел буе федераль округы предприятиеләре продукцияләре куелган күргәзмәне карадылар. Татарстан компанияләре дә үз экспозициясен тәкъдим итте.

Михаил Бабич үзенең чыгышында импорт товарлар урынына үзебездә товар җитештерүче төбәкләрнең мөмкинлекләрен исәпкә алучы төп тенденцияләрне, проблемаларны билгеләде.

“Төбәкләрдә зур эш башкарылды, импорт товарларны алыштыручы продукция җитештерү буенча ИФОның көндәшлеккә сәләте нечкәләп тикшерелде. Округның өлеше гомумроссия тулай эчке продуктта 15% тан артык. 102 предприятие 8 млрд. сумнан артык төрле төрдәге ярдәм алдылар”, - дип ассызыклады ул.

Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев проблемалы мәсьәләләр буенча эшләнгән тәкъдимнәр турында доклад ясады.

Докладта ИФО сәнәгать җитештерүен үстерү өчен, шул исәптән импортны алыштыручы продукция буенча көндәшлеккә сәләтле өстенлекләргә ия, дип билгеләнде.

“Импортны алыштыру сәясәтендә без үз алдыбызга ачык максат куябыз – ИФОның көндәшлеккә сәләтлелеген үстерү өчен булган потенциалны рациональ файдалану. Моның өчен бездә барлык механизмнар да бар”, - диде Валерий Радаев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International