ТР Министрлар Кабинетында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин ачты.
Ел фасыллары алышыну гадәттән тыш хәлләрнең артуы белән характерлана, дип искә төшерде ул. Температура түбәнәю белән сулыкларда бозлану процессы башлана, алар кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч объектларга әйләнә. Беренче чиратта балыкчылар өчен.
Алексей Песошин хәзерге вакытта Тукай районында югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә, дип белдерде. Коткару операциясенә ике тапкыр МИ-8 вертолеты җәлеп ителде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин хәбәр иткәнчә, узган ел белән чагыштырганда янгыннар саны 2,6%ка кимегән. Быел Татарстан территориясендә янгында 92 кеше үлгән. 198 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Янгыннар санын киметү максатында республика районнары территориясендә “Торак” янгынны кисәтү операциясе уздырыла. Ел башыннан профилактика уздыру төркеме 32 мең күп фатирлы торак йортларда һәм 616 мең шәхси йортларда булды. Бу чаралар вакытында 9798 янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланган.
Күп балалы аз керемле гаиләләр яшәгән 452 йортка, янгын чыгуны үз вакытында күреп алуны тәэмин итү максаты белән, 715 мең сумлык янгын чыгуны хәбәр итүче җиһазлар куелган. Шулай ук Министрлар Кабинеты аз керемле гаиләләр яшәгән 1334 йортка шундый җиһазлар кую өчен 2,1 млн сум бүлеп биргән. Бүгенге көнгә йортларның 90%ына автоном янгын чыгуны хәбәр итүче җиһазлар урнаштырылган.