Хөкүмәтләр җитәкчеләренең даими очрашуларын әзерләү буенча Россия-Кытай хөкүмәтара комиссиясенең сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча комиссиясенең җеренче утырышы Шанхайда КХР ның Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә үтте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләгәнчә, эш төркемнәрен оештыру Россия һәм Кытай компанияләренең ике яклы хезмәттәшлекне үстерүдә ихтыяҗлары зур булуын күрсәтте.
"Регионара хезмттәшлеккә аеруча игътибар бирәбез. Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы җитәкчесе, бүген күргәзмәсендә зур кәнәгатьлек белән регионның инновацон һәм фәнни-техник мөмкинлекләрен тәкъдир итте, ә иң мөһиме - хезмәттәшлеккә әзер һәм ачык булуларын күрсәтте", - диде Денис Мантуров.
Чарада катнашучылар комиссия системалы рәвештә эшен дәвам итәчәгенә һәм агымдагы Россия-Кытай мөнәсәбәтләренә нәтиҗәле ярдәм итүенә ышануларын белдерделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча беркетмә имзаланды. Киләсе утырыш Казанда 2017 елның беренче яртысында узачак.