Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес-багланышларны үстерергә тели

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес-багланышларны үстерергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан продукциясе – «КАМАЗ» йөк  автомобильләре, вертолётлар, суднолар, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе җирле базарда мәгълүм булса да, Татарстан белән Камбоджа арасындагы эшлекле багланышлар үсеше җитәрлек дәрәҗәдә түгел әле.

«Пномпеньга минем белән бергә монда нефть химиясе, суднолар төзелеше, машина төзелеше, вертолетлар төзелеше өлкәсендә Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре килде. Ышанам, бу визит барышында бизнес-сектор вәкилләре хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать потенциалы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде. Шулай ук түгәрәк өстәл утырышы барышында тәкъдир итүләр белән «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил  Маһанов, «А.М.Горький ис. Зеленодольск суднолар төзелеше заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ генераль директоры урынбасары Валерий Пашко һәм «КАМАЗ тышкы сәүдә компания»нең Азия-Тын океан төбәге директоры Рамил Хаҗиев чыгыш ясады. 

Камбоджа Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре үз чиратында хәбәр иткәнчә, илнең бүгенге икътисадый сәясәте бизнесны стимуллаштыруга, тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм чит илләр капиталын җәлеп итүгә юнәлгән. 

Рөстәм Миңнеханов чараны оештыручыларга бирелгән мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде һәм Камбоджа бизнес-секторы вәкилләрен   Татарстанга җавап визиты белән килергә чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International