Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Премьер-министры Хун Сен белән очрашты

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Пномпеньга эш сәфәре кысаларында Камбоджа Корольлеге Премьер-министры Хун Сен белән очрашты. 

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,   Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.   

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән Камбоджа Корольлеге арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, нефть химиясе, машина төзелеше, төзелеш, югары технологияләр, туризм һәм мәдәният  өлкәсендәге хезмәттәшлек потенциалы билгеләп үтелде.   

Очрашуда катнашучылар тышкы сәүдә әйләнешенең түбән дәрәҗәсенә игътибар ителәр: 2016 елның беренче яртыеллыгында  бу күрсәткеч  53,8 мең АКШ доллары тәшкил иткән. 

Камбоджа Премьер-министры Хун Сен Татарстан делегациясенең Пномпеньга бүгенге эш сәфәре үзара мөнәсәбәтләрне үстерер, дип ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International