Илдар Халиков: “Казанда “Ernst&Young “офисы ачылу халыкара бизнесның ТР белән кызыксынуы һәм ышанычы хакында сөйли”

2011 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда “Ernst&Young” компаниясе офисы ачылу халыкара бизнесның Татарстан белән кызыксынуы һәм республикага ышанычы хакында сөйли. Әлеге вакыйга уңаеннан компания делегациясе белән очрашудан соң ТР Премьер-министры Илдар Халиков журналистларга шулай дип белдерде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы белдергәнчә, “Ernst&Young” компаниясе аудит өлкәсендә дөнья лидеры. Шул ук вакытта Татарстан ягын аның белән инвестицияләргә кагылышлы законнар эшләү дә кызыксындыра.Илдар Халиков сүзләренә караганда, “Ernst&Young” белән инде бергәләп республиканың инвестицияләр җәлеп итү сәләтенә анализ ясалган, аны күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән.
“Бизнесны бәяләү шуны күрсәтте: гомумән алганда, төбәк инвестицияләр җәлеп итү өчен кызыклы. Шулай да сүлпән урыннар бар әле, Хөкүмәт бу юнәлештә чаралар күрә”, -ди ТР Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, республика җитәкчелеге тагын да уңайлырак конкурентлык тирәлеге булдыру, законнарны камилләштерү юнәлешендә эшли. Илдар Халиков “Ernst&Young” белгечләре тарафыннан Россия өчен “традицион” булган дәгъвалар аз яңгыравын искәртте.
“Ernst&Young” компаниясенең РФ буенча идарәче партнеры Алексей Ивлев, үз чиратында, компаниянең Россиягә 1989 елда килүен һәм шуннан бирле аудиторлык, консалтинг хезмәтләре күрсәтү, салымнар, укыту юнәлешләрендә эшләвен хәбәр итте.
“Казанда ачылган офис ике еллык киеренке эш, Татарстанда эшләүче компанияләр белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру нәтиҗәсе. Республикада алга таба хәрәкәт итмичә, компаниянең Россия икътисадының алгы чикләрендә үсеш мөмкинлекләре турында сөйләп булмый”, - дип белдерде Ивлев журналистларга. Аның сүзләренә караганда, бүген компания “КАМАЗ”, “Татнефть” кебек эре компанияләр белән эшли.
Идарәче партнер белдергәнчә, Татарстанда ачылган офис Россия буенча җиденче. Бүгенге көндә “Ernst&Young” бизнесының төп өлешен республиканың эре компанияләренә консалтинг хезмәтләре күрсәтү алып тора. Бүген компания республикада аудиторлык ярдәме күрсәтү буенча да беренче клиентын тапкан. “Ernst&Young” вәкилләре клиент-компания исемен әлегә атамады, аның автомобиль төзелеше тармагына каравын әйтү белән генә чикләнде.
Алексей Ивлев хәбәр иткәнчә, “Ernst&Young”ның алдагы планнары якындагы 2-3 елда Татарстанда бизнес күләмен 2,5-3 тапкырга арттыру белән бәйле. Шул ук вакытта “Ernst&Young” социаль проектларны гамәлгә ашырырга да әзер булуын белдерә. Хәзерге вакытта компания Казан консерваториясе белән партнерлык мөнәсәбәтләре буенча сөйләшүләр алып бара. “Ernst&Young” шулай ук Татарстанның әйдәп баручы вузлары базасында белгечләр әзерләү белән дә кызыксына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International