Рөстәм Миңнеханов ACM компаниясенең стратегия һәм үсеш директоры Томаш Навратил белән очрашты

2016 елның 6 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш директоры Томаш Навратил белән очрашты.

Казан спорт сараенда узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары – Казан шәһәрендә департаменты директоры Дамир Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты. 

Очрашу барышында Томаш Навратил Татарстан Республикасы Президентына «Татнефть» компаниясе шиннар комплексы предприятиеләрендә эш вакытын файдалануны оптимальләштерү буенча башкарылган чаралар йомгаклары турында хәбәр итте. Чехия  белгече хәбәр иткәнчә, нәтиҗәлелеккә барлыгы 7,5 меңнән артык хезмәткәр тикшерелгән. «Татнефть» аудиты нәтиҗәләре буенча ярты миллиард сумга якын экономияләнгән. 

Шулай ук Томаш Навратил «Татнефть» ГАҖ шиннар комплексының финанс хәлен яхшырту буенча тәкъдимнәр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International