Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның транспорт тармагы алдында зур бурычлар тора”
2011 елның 5 феврале, шимбә
Татарстан транспорт тармагында киң колачлы проектларны гамәлгә ашыра һәм алга таба да бу эшне дәвам итәргә әзер. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде. Коллегиядә Россия транспорт министры урынбасары Олег Белозеров, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин, Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов, Дәүләт Думасының төзелеш һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Мартин Шаккум катнашты.
Транспорт тармагында башкарылган эш нәтиҗәләре хакындагы доклад белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2010 елда “2006-2010 елларда Татарстан Республикасы транспорт комплексын үстерү” максатчан программасын гамәлгә ашыру төгәлләнгән. Тулаем алганда, 5 ел эчендә программаны гамәлгә ашыруга барлык чыганаклардан 108,94 миллиард сум акча тотылган.
2010 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча республиканың транспорт комплексы предприятиеләре 9,6 миллиард сум күләмендә табыш алган.
Бистә юллары төзүне тизләтү өчен Татарстан җитәкчелеге Россия Транспорт министрлыгына яңа, гадиләштерелгән төзелеш стандарты эшләргә тәкъдим итә.
Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Олег Белозеров коллегиягә чакырганнары өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Министр урынбасары фикеренчә, республикада ирешелгән нәтиҗәләр шактый нык тәэсир калдыра.
Дәүләт Думасының төзелеш һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Мартин Шаккум, үз чиратында, закон чыгаручылар исеменнән дәүләт сатып алулары турындагы 94 нче Федераль законны модернизацияләүне дәвам итәргә вәгъдә бирде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ышандырганча, республика алга таба да киң колачлы транспорт проектларын гамәлгә ашырачак. “Бүген без сезгә шактый күп “проблема” тудырабыз, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы Мәскәү коллегаларына. – Безнең идеяләрнең очы-кырые юк, без сезгә алга таба да тынгылык бирмәячәкбез”.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанның транспорт тармагы алдында зур бурычлар тора. “Мисал өчен, инде бүген үк без Универсиада барышында транспорт инфраструктурасының эшләвен минутлап язарга тиеш, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Теләсә кайсы зур чара, беренче чиратта, транспортка бәйле тәэсир калдыра һәм ул тискәре булмаска тиеш”.
Президент фикеренчә, иминлекне тәэмин итү эше беренче планга чыгарга тиеш.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.