Казан Россия-Сингапур бизнес клубының беренче утырышын кабул итәргә мөмкин

2011 елның 7 феврале, дүшәмбе
Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында төзеләчәк Россия-Сингапур бизнес клубының беренче утырышы Казанда узарга мөмкин. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортында Россия-Сингапур эшлекле форумы башкаручы директоры Майкл Тэй белән очрашуында шул хакта сүз булды. Очрашуда шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Президент ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һ.б. катнашты.

Очрашудан соң Искәндәр Мөфлиханов белдергәнчә, анда Сингапур технологиясе буенча су чистарту җайланмалары производствосы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләсе күтәрелгән. Рөстәм Миңнеханов әлеге производствоны Татарстанда оештыру мөмкинлеген карау өчен эшче төркем җыю тәкъдимен керткән.

Очрашуда шулай ук Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында даими нигездә эшләүче бизнес клуб төзү мәсьәләсе каралган. Сингапур ягы аның беренче утырышын агымдагы елның икенче кварталында уздырырга тели. Рөстәм Миңнеханов аны Казанда үткәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Россия-Сингапур эшлекле форумы бүгенге көндә Россия, БДБ илләренең сәяси, эшлекле элитасын Сингапур һәм бөтен Азия белән бәйләүче коммерцияле платформа.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International