Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән эш итү идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов, “Татфондбанк” ГАҖ идарәсе рәисе Роберт Мусин катнашты.
“Аналитик кредит рейтинг агентлыгы оештырылганнан бирле бу безнең беренче очрашу, -дип билгеләде Илдар Халиков. - Бүген бу оешма алдында катлаулы бурычлар тора: дөньяның әйдәп баручы рейтинг агентлыклары белән көндәшлеккә сәләтле сыйфатлы җитди структура булдырырга кирәк”.
Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, болар - инвестицион һәм эшмәкәрлек, шулай ук икътисадның төп секторларының үсеш перспективалары (нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар төзелеше).
Белешмә өчен:
Аналитик кредит рейтинг агентлыгы 2015 елның 20 ноябрендә оештырылган. Россиянең 27 зур компанияләре һәм финанс институтлары агентлыкның акционерлары булып тора.