Татарстан Президенты “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтүчеләр советы утырышын үткәрде

2011 елның 8 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты - “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтүчеләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы” ААҖ Күзәтүчеләр советы утырышын үткәрде.

Күзәтүчеләр советы әгъзаларына төрү материаллары җитештерү буенча универсаль югары технологияле предприятие төзү проектын тәкъдим иттеләр. Әлеге продукциягә базарның күп кенә сегментларында ихтыяҗ зур булыр дип көтелә.

Проектны “КПК Алабуга” генераль директоры Евгений Харитонов тәкъдим итте. Проектны ике мәйданчыкта – Чистай индустриаль паркы (моношәһәрләргә ярдәм күрсәтү программасы кысаларында) һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы территорияләрендә җәелдерү күздә тотыла. Проект оештыручылар һәм РФ Инвестиция фонды хисабына финансланачак.

Проект кысаларында сөт һәм сок савытлары, ламинацияләнгән катыргылар, ялтыравык басмалар нәшер итү өчен махсус кәгазь һәм башка төр продукция җитештерү планлаштырыла.

Аерым алганда, белгечләр фикеренчә, ламинацияләнгән катыргыларга 2013 елгы Универсиаданы, башка спорт чараларын үткәргәндә ихтыяҗ аеруча зур булачак. Татарстанда әлеге продукцияне «ВАМИН», «Нәфис-Косметикс» һәм башка компанияләр куллана ала.

Күзәтүчеләр советы утырышы барышында Рөстәм Миңнехановка бүгенге көндә шундый ук проектның параллель рәвештә Липецк махсус икътисади зонасы территориясендә дә гамәлгә ашырылуы хакында хәбәр иттеләр.

“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендәге проектка инвестицияләр күләме 5 миллиард сумга якын тәшкил итәчәк, проект биш ел эчендә үз-үзен аклар дип көтелә. Проект 400 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, проект “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм тулаем алганда Татарстан икътисады өчен зур кызыксыну уята. Проект буенча документларны Консультация советына тәкъдим итү өчен әзерләргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International