Илдар Халиков: “2011 елда Татарстанның архив эшендә зур үзгәрешләр булачак”

2011 елның 9 феврале, чәршәмбе

2011 елда Татарстанның архив эшендә зур үзгәрешләр булачак. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимов үз докладында 2010 елда Татарстанның архив учреждениеләре тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗә ясады һәм 2011 елга бурычлар билгеләде.
“Узган ел архивчылар өчен шактый киеренке булды. Бу, беренче чиратта, архив белешмәләре бирү мәсьәләләре буенча гражданнар һәм оешмалардан килүче мөрәҗәгатьләрнең саны арту белән бәйле”, - дип белдерде Данил Ибраһимов.
Идарә башлыгы архив учреждениеләре эшчәнлегендәге төп проблемаларны билгеләде. Аның сүзләренә караганда, архивларның матди-техник базасын ныгыту һәм документларның сакланышын тәэмин итү иң кискен мәсьәләләр булып кала. ТР Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы һәм ТР Дәүләт матбугат архивының аерым биналары юк. Муниципаль архивларда компьютер техникасының күпчелеге искергән. Дәүләт һәм муниципаль архивлар оешмаларны юкка чыгару процесслары дәвам итү һәм гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең саны артуга бәйле рәвештә өстәмә штат берәмлекләренә мохтаҗлык кичерә.
Данил Ибраһимов билгеләп үткәнчә, узган ел ТР Архив фондын формалаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән. 2010 елда дәүләт һәм муниципаль архивларга 32 мең берәмлектән артык идарә, фәнни-техник документлар, фото-, фоно-, видео-, кинодокументлар, ТР Архив фондына керүче шәхси документлар, шулай ук шәхси состав буенча 49 мең саклау берәмлеге даими саклауга кабел ителгән.
Узган ел шулай ук кыйммәтле документаль коллекция хуҗалары белән эшләүгә дә зур игътибар бирелгән. Дәүләт архивларына Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов, язучылар Диас Вәлиев һәм Шамил Рәкыйпов, журналист һәм язучы Рәмзи Илялов, журналист һәм тарихчы-архивчы Дамир Шәрәфетдиновның шәхси архивлары тапшырылган.
Данил Ибраһимов аерым билгеләп үткәнчә, 2010 елда Татарстанда архив эше практикасына мәгълүмати технологияләрне актив рәвештә кертү дәвам иткән. 2010 ел ахырына муниципаль районнарның барлык архив бүлекләре Интернетка тоташтырылган. ТР Дәүләт архивлары тарафыннан автоматлаштырылган фәнни-белешмә аппаратын (тематик мәгълүматлар базасы) булдыру, документларны цифрлаштыру эше дәвам иткән.
Илдар Халиков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2010 елда республика архивларына эш күләме җитди арткан. Соңгы 5 елда халыкка һәм оешмаларга белешмәләр бирү буенча эшнең күләме 2,5 тапкыр күбәйгән.
ТР Премьер-министры электрон хезмәтләрне гамәлгә кертү дәүләт хакимияте органнары эшендәге өстенлекләрнең берсе, дип белдерде. Ул әлеге өлкәдә республика ЗАГСының уңышлы тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Заманча мәгълүмати технологияләрне архив эшенә дә кертергә кирәк.
“2011 елда архив эшендә зур үзгәрешләр булачак”, - диде Илдар Халиков. Ул Татарстан архивларына ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, милли байлыкны киләчәк буыннар өчен сакларга мөмкинлек бирәчәк мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертүне актив рәвештә дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
Үз чыгышының ахырында ТР Хөкүмәте башлыгы коллегиядә катнашучыларга 2011 елга билгеләнгән бурычларны хәл итүдә уңышлар, бәхет һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International