Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүдә уңыш критерие – аларга ихтыяҗ булуда”
2011 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасында дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү планын гамәлгә ашыруның барышы турында” киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәне ачып, Хөкүмәт башлыгы Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү эше узган елларда да үткәрелүен билгеләп үтте. 2011 елда башкарыла торган эшнең төп үзенчәлеге шунда, хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүне оештыруда тармак министрлыклары җаваплы. “Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы бары тик башка министрлыкларга ярдәм күрсәтә һәм проектларның гамәлгә ашырылуын контрольдә тота”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүнең җитди икътисади нәтиҗәсе бар.
Хөкүмәт башлыгы министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен электрон рәвешкә күчерелергә тиешле дәүләт хезмәтләренең расланган исемлеге белән генә чикләнмәскә чакырды. И.Халиков фикеренчә, һәр министр үз тармагында тагын кайсы хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүнең эш нәтиҗәлелеген арттырырга сәләтле икәнлеге хакында уйланырга тиеш.
ТР Хөкүмәте башлыгы дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуны популярлаштыру кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте.
Хәзерге вакытта Россиянең 52 төбәге дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү җәһәтеннән республика тәҗрибәсеннән файдалана. “Дәүләт хезмәтләре, электрон документлар әйләнеше өлкәсендә күпчелек төбәкләр безнең тәҗрибәдән файдалана, без моңа бик тә шат һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзербез”, - дип белдерде И.Халиков.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров киңәшмәдә катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү процессы һәм этаплары хакында җентекләп сөйләде. Татарстанда яшәүчеләр Интернет аша инде ала торган хезмәтләрдән министр Бердәм дәүләт хокуклар реестрыннан белешмә алу, чит ил паспорты алу, никахны теркәү өчен гариза бирү, ЮХИДИ штрафларын түләүне мисал итеп китерде.
Әлеге хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүнең популярлыгы арта бара. Николай Никифоров китергән мәсгълүматларга караганда, Татарстанда ЮХИДИ штрафларының инде 17,4 проценты Интернет аша түләнә. Гыйнвар аенда гына да шул рәвешле 10,5 миллион сум штраф түләнгән. Чит ил паспорты алу өчен гаризаларның - 13,9, никахны теркәү өчен 7,7 проценты сайтта бирелә. Министрның сүзләренә караганда, февраль ахырынан башлап хезмәтләрне “Ак Барс Банкы” картасы белән генә түгел, ә «Visa» һәм «Master card» Халыкара электрон түләү системаларының теләсә кайсы картасы ярдәмендә дә түләп булачак.
Якын көннәрдә республикада гамәлгә кертү күздә тотылган хезмәтләрнең берсе – балалар бакчаларына Интернет аша чиратка язылу. Ата-аналар сайтта мөстәкыйль рәвештә үзләре теләгән балалар бакчаларын күрсәтеп, сабыйны чиратка кую өчен гариза бирә һәм алга таба чиратның баруын күзәтеп тора алачак.
Киңәшмә ахырында Татарстан Хөкүмәте башлыгы министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү белән шөгыльләнәчәк махсус яңа бүлекләр оештырмаска кушты. “Мондый алым эшнең кабатлануына һәм штатның киңәюенә китерә. Хезмәт күрсәтү белән әлеге эшне хәзер башкара торган кешеләр шөгыльләнергә тиеш”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз