Район җитәкчелеге каршындңа җитди бурычлар, тора, дип белдерде А.Иванов. Аерым алганда, су белән тәэмин итү системасы объектларын модернизацияләү, район территориясендә юллар төзү һәм аларны карап тоту мәсъәләләре хәл ителмәгән килеш кала. Анатолий Иванов чыгышы ахырында Мамадышта яшәүчеләр бергәләп алда торган бурычларны хәл итә алачак, диде.
Татарстан Президенты район эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде: “Мамадышта яшәүчеләрнең ничек эшләүләре ошады. Район башлыгы доклады өмет уята”.
“Сезнең яхшы эшләргә омтылуыгыз, яңа эш урыннары булдырыррга теләвегез – бу республиканың Мамадыш районын үстерү өчен яхшы нигез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты сүзләренә караганда, әгәр район башлыгы белдергән барлык планнар да чынга ашырылса, “Мамадыш республикада иң яхшы район булырга мөмкин”.
Шул ук вакытта районда башкарасы эшләр бар, дип белдерде республика башлыгы. Әгәр бүгенге күрсәткечләрне 90 нчы еллар мәгълүматлары белән чагыштырсак, районда ит җитештерү күләме 3,2 тапкыр, ә мөгезле эре терлек баш саны 1,7 тапкыр кимүен күрергә мөмкин. Бу юнәлештә җитди эш алып барырга кирәк, дип белдере Татарстан башлыгы. Шулай итеп, шәхси хуҗалыкларның ничек эшләвеннән уңай тәэсирләр алдым, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш ул район халкының хезмәтчән булуын белдерде. Мисал өчен, корылык кебек катлаулы шартларда да, алар Киров өлкәсендә азык әзерләп, терлекләрне кышка азык белән тәэмин итүен искәртте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.