13 февральгә булган мәгълүматка караганда, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә “грипп” һәм “ОРВИ” диагнозы белән өлкән яшьтәге 548 кеше һәм 282 бала ята. Көн саен чирләүче 132 кеше хастаханәгә яткырыла. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, республикада грипп белән авыручыларны кабул итү өчен өстәмә 1,5 мең койка әзер булып тора. Шулай ук гриппның авыр формалары һәм пневмония белән авыручыларны кабул итәчәк медицина учреждениеләре билгеләнде. Алар – республиканың клиник йогышлы авырулар , Яр Чаллыдагы йогышлы авырулар, республика клиник, балалар клиник хастаханәләре.
Министр ассызыклаганча, дәвалау чреждениеләрендә эпидемиягә каршы көчәйтелгән режим кертелгән. Республика клиник хастаханәсендә авыр хәлдәгеләрне кабул итү өчен махсус реанимация бүлеге эшли. Татарстанда хастаханәләрдә авыр хәлдәге 13 кеше дәвалана. Балага узган, грипп белән авыручы 9 хатын-кызга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә.
“Бүгенге көндә республикада вирусны кисәтү һәм дәвалау өчен барлык дару препаратлары, шәхси битлекләр бар. Грипп турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен тулы мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында - www.minzdrav.tatar.ru урнаштырылган һәм һәрвакыт яңартылып тора”, - диде Айрат Фәррахов.