Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Без укытучыларны компьютерлардан файдалана белергә өйрәтергә тиеш”
2011 елның 16 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының күчмә утырышы кысаларында Нурлатның 9 нчы мәктәбендә - Нурлат районының “Электрон белем бирү” программасы район компетенция үзәгендә булды. Мәктәпне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады.
Нурлатның 9 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбендә 539 укучы белем ала, шуларның 28 е – күрше-тирә авыллардан. Мәктәп “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән конкурста җиңү яулаган, ә 2011 елдан - “Электрон белем бирү” программасы район компетенция үзәге.
Биология кабинетында Рөстәм Миңнеханов мәктәптә укытучыларның үзләре тарафыннан эшләнгән махсус белем бирү сайтлары белән танышты. Балалар Интернетта биремнәр ала, аларны чишә һәм тикшерү өчен укытучыга бирә. Төп курстан тыш, факультатив дәресләр дә керә. Мөгаллимнәр укучылар белән интернет-коммуникациянең төрле чаралары ярдәмендә мәктәптән тыш та аралаша.
Физика һәм химия кабинетларында такталарда проектор ярдәмендә төрле экспериментларның видеосурәтләре күрсәтелә. Узган материалны ныгыту өчен укучылар дәрестә махсус пультлар ярдәмендә тест үтә ала.
9 нчы мәктәп укытучылары районның башка мәктәпләре мөгаллимнәре белән бергә электрон белем бирү ресурсларын кулланып дәресләр һәм укыту программалары да эшли. Рөстәм Миңнеханов укытучыларның шундый бер киңәшмәсендә булды һәм аларга бүләк ителгән яңа ноутбуклар турындагы фикерләре белән кызыксынды. Педагоглар әлеге бүләк өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде һәм ноутбукларга карата әлегә дәгъвалары юклыгын әйтте. Укытучыларның сүзләренә караганда, Интернетка керү тизлегенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы гына кайчагында уңайсызлыклар тудыра.
“Без укытучыларны компьютерлардан файдалана белергә өйрәтергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин иткәннән соң, без укучыларга да мәктәп компьютерлары тапшырырга ниятлибез”.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз