Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстанда янгын куркынычы сезонына барлык әзерлек эшләре 1 мартта төгәлләнәчәк”
2011 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2011 елда Россия Федерациясендә урманнарны янгыннан саклауны оештыру һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарын янгын куркынычы сезонына әзерләү мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсендә катнашты. Россия төбәкләре белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков үткәрде.
Киңәшмәне ачып, Виктор Масляков урман законнарын үтәү бүгенге көндә ведомство алдында торган төп бурычларның берсе икәнлеген билгеләп үтте. Ул урман хуҗалыгын беренчел исәпкә алуны оештыруга аерым игътибар бирергә чакырды. Бүгенге көндә урманнарда бара торган үзгәрешләрне исәпкә алуда бердәм система булдыру бурычы тора. Виктор Масляков шулай ук Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының махсус программа продукты булдыру юнәлешендә эшләве хакында хәбәр итте, аның ярдәмендә төбәкләрдә беренчел исәпкә алу үткәреләчәк.
Ул искәртеп узганча, федераль үзәк тарафыннан урман хуҗалыгына мөнәсәбәттә дәүләт сәясәте кысаларында чаралар үткәрү өчен федераль үзәк тарафыннан бүленә торган субвенция һәм субсидияләрне куллану кискен контрольдә тотылачак.
Виктор Масляковның сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр ул урман хуҗалыгындагы вәзгыять хакында фикер алышу өчен һәр төбәк җитәкчесе белән очрашырга ниятли.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе 2010 елның гадәттән тыш хәлләр, урман янгыннары һәм аларга бәйле проблемаларга бай булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә федераль үзәк федерация субъектларыннан урман территорияләрен рекультивацияләү, янгын чыккан территорияләрне чистарту һәм башка проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр һәм гамәлләр көтә.
“Илдә, тулаем алганда, урманнарны янгыннан саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча кисәтү чаралары үткәрү системасы булдырыла”, - диде Виктор Масляков. “Ведомствоара, муниципалитетлар белән хезмәттәшлекне оештырырга, диспетчерлаштыру системасын булдырырга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
“Янгыннарны кисәтү – ул системалы, көндәлек эш”, - диде Масляков.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе март аенда Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман техникасы академиясе базасында төбәк башлыклары, ведомство җитәкчеләре катнашында 2010 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узачагы хакында хәбәр итте.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков киңәшмәдә ясаган докладында хәбәр иткәнчә, 2010 ел Татарстан өчен дә катлаулы булды. Барлык көчләрне оператив төстә берләштерү, структураларның үзара ярдәм итешүе нәтиҗәсендә генә вәзгыятьне контрольдә тотуга ирешелде. Бу юнәлештә эш бүгенге көндә дә дәвам итә, Татарстан актив рәвештә 2011 елгы сезонга әзерләнә. ТР территориясендә икенче төрдәге 18 янгын сүндерү станциясе эшли, 7 янгын сүндерү-техник станция әзерләнгән. “2011 елгы сезонга барлык әзерлек эшләре 1 мартта төгәлләнәчәк”, - диде Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры республиканың Татарстан территориясендә өченче төрдәге янгын сүндерү-техник станция булдыру турындагы үтенечен хуплауларын сорады.
Илдар Халиков шулай ук республикада янгынга каршы чараларга мөнәсәбәттә барлык структуралар һәм ведомстволар, барлык милек формасындагы предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлекнең җайга салынуы хакында хәбәр итте. Һәр урманчылыкның янгыннарны сүндерү буенча расланган планы бар.
Агробизнес институты базасында янгыннарны кисәтү һәм сүндерү буенча белгечләрне өйрәтү планлаштырылган, курсларда кече авиация компанияләре җитәкчеләре дә катнашачак.
2010 елда Татарстанда янгынга каршы чараларны гамәлгә ашыруга 44 миллион сум акча сарыф ителгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман массивлары янында урнашкан барлык торак пунктларны исәпкә алган. Барлыгы шундый 376 торак пункт бар, шуларның 127 се – урман бистәсе, 249 торак пункт урман массивларыннан 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан.
Татарстанда 2018 елга кадәр урман массивларын видеокүзәтүне тәэмин итү программасы кабул ителгән. Видеокүзәтү нокталарының саны ел саен арта барачак.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урман хуҗалыгына мөнәсәбәттә актив позициядә торганы һәм урман янгыннарын кисәтү эшен оештырганы өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Аның хәбәр итүенчә, апрель аенда Татарстанда янгын сүндерү-техник станцияләр эшен оештыру мәсьәләләренә багышланган федераль киңәшмә үткәрү планлаштырыла.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз