Россиянең Франциядәге Илчелегендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады. 

Чара Россия Федерациясенең Франция Илчелегендә оештырылган иде.

Концерт башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең  Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов «Хәзерге Татарстан» фотокүргәзмәсен һәм халык сәнгате һөнәрләре күргәзмәсен карадылар, анда милли бизәкләр төшерелгән күн эшләнмәләр, сувенир продукция, традицион милли баш киемнәре – түбәтәйләр, милли татар киемнәреннән курчаклар һәм башкалар куелган иде.

Холлда кунакларна Татарстан күчтәнәче – чәк-чәк белән каршы алдылар.

Мең кеше сыярлык концерт залында Татарстан Республикасын тәкъдир итүче фильм күрсәттеләр.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов мөрәҗәгать итте.

Александр Орлов искәрткәнчә, Татарстан – ышанычлы төбәк статусына иреште, шуңа күрә нәкъ менә Татарстанга халыкара дәрәҗәдә илебез өчен  мөһим вакыйгалар уздыруны ышанып тапшыралар. Бу шул исәптән 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы, шулай ук 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары.

Россиянең Франциядәге Илчесе Рөстәм Миңнехановка Парижда уңышлы эш сәфәре  теләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Россиянең Франциядәге Илчелеге залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Франциядә, Парижда, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан Республикасын тәкъдир итү – безнең өчен зур мәртәбә, без катлаулы заманда яшибез, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм Татарстан мисалында бөтен дөньяга төрле милләт һәм төрле диндәге халыкларның тату һәм дус яшәвен күрсәтергә телибез. Ул чарага килүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтте, һәм бу чара – Татарстан мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән танышу өчен бик күркәм мөмкинлек, дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, бүгенге чарадан файдаланып, ИККРОМ генераль директоры, ИКОМОС әгъзасы Мөнир Бушенакига Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшырырга теләвен белдерде.

Мөнир Бушенакига «Дуслык» ордены тапшырылды.

Аннары концерт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, җырчы Алина Шәрипҗанова, Филүс Каһиров һәм  «Казан нуры» оркестры чыгыш ясады, Гөлнара Гатина Гуноның «Ромео и Джульетта» операсыннан Джульетта ариясен башкарды.

«Ворожея» рус җыры театры «Субботея» рус халык җырын башкарды, татар эстрадасы артистлары башкаруында француз җырлары темасына попурри яңгырады, Эдит Пиаф репертуарыннан мәгълүм җырны Рената Таҗетдинова башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International