Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Патриотик тәрбия безгә лаеклы яшь буын бирә"
2011 елның 22 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле сәфәр кыла.
Республика башлыгының шәһәргә визиты хәрби-патриотик юнәлештәге бөтен комплексны үз эченә алган “Патриот” хәрби-патриотик үзәген ачу тантанасыннан башланды. Элеккеге мәктәпнең төзекләндерелгән бинасында хәрби комиссариат, РОСТО мәктәбе, спорт комплексы, ветераннар һәм Хәрби-диңгез флоты советлары, Десантчылар берлеге, шәһәр Сугышчан дан музее һәм эзтабарлар отрядлары урнашкан.
Үзәкне ачу тантанасында Президент бүгенге вакыйганың гаять зур әһәмиятен билгеләп үтте. “Мин нәкъ менә Түбән Камада мондый үзәкнең ачылуына бик тә шат. Без бу эшкә гаять зур көч һәм акча сарыф иттек. Һәм бу, һичшиксез, киләчәк буынны тәрбияләүдә уңай чагылыш табачак”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“Республиканың яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү һәм хәрби хезмәткә әзерләүдә билгеле бер нәтиҗәләре бар инде. Без ике ел рәттән бу юнәлештә Россиядә иң яхшылардан саналабыз. Мондый үзәкләр безгә алга таба да шушы югары планканы сакларга мөмкинлек бирер дип ышанам. Әмма безнең иң яхшылар рәтендә булуыбыз түгел, ә яшьләрнең дөрес принципларда тәрбияләнүе мөһим”, - дип саный Президент.
Түбән Кама мэры Айдар Метшин “хәрби-патриотик үзәк идеясен гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәткәне өчен” ТР Президентына рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгы яшьләр арасында гражданлык җаваплылыгын һәм патриотизм хисен үстерү яшь буынны тәрбияләү эшен яңа эчтәлек белән баетырга мөмкинлек бирәчәгенә һәм армиянең абруен арттырырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Татарстанның баш хәрби комиссары Сергей Погодин да түбәнкамалыларның уңышларын билгеләп үтте. “Мин республика Хөкүмәте һәм шәһәр җитәкчелегенә 23 февраль уңаеннан шундый бүләк ясаганнары өчен рәхмәт белдерәм. “Патриот” үзәге бөтен республика өчен хәрби-патриотик тәрбия бирүдә гаять зур ярдәм булыр дип ышанам”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов үзәк җитәкчелегенә Алабугада җыелган микроавтобус, ә узган ел ике баланы суга батудан коткарган Түбән Кама кадеты Герман Захаровка ноутбук бүләк итте.
Кызыл тасманы кискәннән соң Татарстан Президенты өчен үзәк буйлап экскурсия үткәрделәр. Бүген Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм бүгенге көндәге локаль конфликтларда катнашучылар белән аралашты.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз