«Шнайдер Электрик» компаниясе Татарстанда үз позицияләрен ныгытырга ниятли

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шнайдер Электрик» (Schneider Electric) компаниясенең штаб-квартирасында булды.   

Schneider Electric компаниясе – энергия һәм и автоматлаштыруга идарә итүдә дөнья эксперты, энергетика һәм инфраструктура, сәнәгать предприятиеләре, граждан һәм торак төзелеше объектлары, белешмәләрне эшкәртү үзәкләре өчен энергиянең комплекслы нәтиҗәле хәл ителешләрен эшләүче һәм җибәреп торучы алдынгы компания. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары  «Шнайдер Электрик» күргәзмә үзәгендә булдылар. Аннары компания җитәкчелеге белән очрашу узды. 

Танышу тәкъдир итү кысаларында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә,  компания хезмәткәрләренең дөнья буенча штаты 160 меңнән артык  кеше, шулардан 12 меңе – Россиядә. Тулаем компания өчен базар әһәмияте буенча Россия дүртенче урында тора (АКШтан, Кытайдан һәм Франциядән кала). Бүген Россиядә «Шнайдер Электрик» компаниясенең 35 офисы, 6 заводы, 4 инжиниринг үзәге бар. «Шнайдер Электрик» компаниясенең Россиядә сатыла торган җайланмаларының 60%ка кадәре шунда ук җитештерелә.   

Татарстан Республикасы турында сөйләгәндә, «Шнайдер Электрик» вәкилләре искәрткәнчә, республикада компаниянең офисы ачылган, анда компаниянең 26 белгече эшли. «Шнайдер Электрик»ның Татарстанда төп уку йорты – Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ). Ул Татарстанда  «Татнефть», «ТАИФ», «Ак Барс» холдинг компаниясе һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.  

Рөстәм Миңнехановка шулай ук хәбәр ителгәнчә, «Шнайдер Электрик» үзенең НИОКР тикшеренүләрен Иннополис мәйданчыгында урнаштыру мөмкинлеген өйрәнә.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, Татарстанда республикага килгән инвесторларга һәрвакыт зур игътибар бирәләр, төрле яклап ярдәм күрсәтәләр. Аның сүзләренчә, бүген «Шнайдер Электрик» компаниясен республика базарында үстерүнең озакка сузылган программасын билгеләү мөһим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International