Дмитрий Медведев: “Һәр төбәктә универсаль электрон картаны файдалану өчен инфраструктура төзелергә тиеш”

2011 елның 28 феврале, дүшәмбе
Россия төбәкләрендә гражданнарның универсаль электрон картасын файдалану өчен инфраструктура төзелергә тиеш. РФ Президенты Дмитрий Медведев бу хакта бүген Модернизация һәм икътисадның технологик үсеше буенча комиссия утырышында белдерде. Ул Универсаль электрон карта эшләү һәм кулланылышка кертү мәсьәләсенә багышланган иде. Мәскәүдә узган бу утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Россиядә Универсаль электрон карта булдыру “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы законда каралган. Картаны дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә һәм банк операцияләре үткәргәндә файдалану күзалланыла. Ул шул ук вакытта шәхесне раслаучы таныклык ролен дә башкарачак.

Илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, электрон картаны кулланылышка кертү буенча тәҗрибә проекты гамәлгә ашырыла башлады. “Саклык банкы”, “Уралсиб” һәм “Ак Барс” банклары узган елның июнендә бердәм мәгълүмат-түләү системасын һәм бердәм идентификацион, түләү инструментын гамәлгә кертү өчен “Универсаль электрон карта” ААҖ төзеде.

Бүген модернизация буенча комиссия утырышында Президент Дмитрий Медведев ил җитәкчелегенең Россия территориясендә универсаль электрон картаны кулланылышка кертергә әзер булуын җиткерде. “Бу системаны кулланылышка кертү дистәләгән миллион гражданның тормышын җиңеләйтәчәк”, - дип саный Дмитрий Медведев. Аның фикеренчә, электрон карта чынлыкта да универсаль инструмент булырга һәм чит илләрдә дә танылу алырга тиеш. Илбашы карта гражданнарның дәүләт белән аралашуын яңа дәрәҗәгә чыгарыр, ил халкына яңа мөмкинлекләр ачар, дип өметләнә. Дмитрий Медведев универсаль электрон картаны ил буйлап хәрәкәт иткәндә РФ гражданнарын теркәүне гадиләштерүнең бер ысулы булуын да атап, аның нәтиҗәлелеген ассызыклады.
РФ “Саклык банкы” башлыгы Герман Греф үз чыгышында универсаль электрон картаның киләчәктә төрле функцияләр башкарачагын җиткерде. Ул электрон карта мөмкинлекләре өлешчә җәмәгать транспортында файдаланучы Татарстанны мисал итеп китерде.

Универсаль картаны эшләүчеләр аны төбәк кушымтасы белән тулыландырырга ниятли. Мәсәлән, мәктәпкә керү, транспортта ташламалы шартларда йөрү мөмкинлеген бирүче, мәктәптә туклану өчен кирәкле акча янчыгы ролен үтәүче электрон укучы билеты шундыйлардан булачак.

Дмитрий Медведев РФ Хөкүмәтенә 2011 елның җәенә универсаль картаны гамәлгә кертү өчен кирәкле норматив-хокукый базаны эшләп бетерү бурычын йөкләде. “Электрон санлы имза турында”гы закон проекты РФ Дәүләт Думасына инде кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International