Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан-Саксония хезмәттәшлеге – үзара ярдәм итешүнең яхшы үрнәге”
2011 елның 1 марты, сишәмбе
Татарстан-Саксония хезмәттәшлеге үзара ярдәм итешүнең яхшы үрнәге булып тора, Россия һәм Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә лаеклы өлеш кертә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лейпциг ярминкәсе территориясендә оештырылган машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү мәсьәләләре буенча «Z/ Intec 2011» күргәзмә-ярминкәсе ачылышының рәсми өлешендә ясаган чыгышында әнә шулай дип белдерде.
ТР Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясе Саксония Ирекле дәүләтенә рәсми визит кысаларында Лейпцигка килде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм делегация әгъзалары исеменнән күргәзмә-ярминкәдә катнашучылар һәм кунакларны сәламләде. ТР Президенты Саксониягә чакырганнары өчен Ирекле Саксония дәүләте Хөкүмәтенә һәм шәхсән Премьер-министр Станислав Тиллихка рәхмәт белдерде. Татарстан башлыгы шулай ук кунакчыллык күрсәткәне өчен Лейпциг җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен ирештерде.
Республика Президенты билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә Германия һәм бөтен дөнья предприятиеләренең эш нәтиҗәсе саналган сәнәгый җитештерүдәге соңгы казанышлар тәкъдим ителәчәк. “Безнең партнерлар тарафыннан оештырылган мәйданчык кысаларында инновацион сәнәгать үсешенең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкин”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Россиядә машина, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү үзәкләренең берсе санала. “Шунлыктан Германия партнерлары белән әлеге өлкәдәге хезмәттәшлек бездә зур кызыксыну уята”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмә-ярминкәдә катнашучылар һәм кунакларга бүгенге көндә Татарстан Республикасында «КАМАЗ» һәм «Соллерс» предприятиеләре эшләве хакында хәбәр итте. Өстәвенә, “КАМАЗ” һәм Германиянең “Даймлер” концерны – стратегик партнерлар. 2010 елда “КАМАЗ”да җитештерү үсеше 40 процент тәшкил иткән, компания халыкара хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерә, ул «Knorr-Bremse», ZF, «Cummins» кебек чит ил предприятиеләре белән уртак предприятиеләр булдырды. “Бу исемлектә уртак предприятиеләрнең саны артачак, без Германия һәм Саксония компанияләренең әлеге процесста актив катнашуына бик тә шат”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
ТР Президентының сүзләренә караганда, Татарстан һәм Саксониянең төрле тармакларда бай хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар: берничә документка кул куелган, Татарстан-Саксония эшче төркеме төзелгән, бизнес-проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. “Татарстан-Саксония хезмәттәшлеге үзара ярдәм итешүнең яхшы үрнәге булып тора, Россия һәм Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә лаеклы өлеш кертә”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башлыгы 2010 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасында «Татнефть» һәм «Прайсс-Даймлер» катнашында пыяла сүс җитештерү буенча уртак предприятие ачылуы хакында искәртте. Шулай ук Татарстан һәм Саксониянең машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә берничә уртак проекты бар. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, Саксония һәм Татарстанның уртак мәнфәгатьләре спектрына авиатөзелеш, авиация технологияләре, нефть химиясе һәм ресурс саклау, медицина һәм электроника, нано-, био-, мәгълүмати технологияләр, әйләнә-тирә мохитне саклау, шулай ук күп кенә башка юнәлешләр керә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Саксония университетлары арасындагы хезмәттәлек мөһим юнәлешләрдән санала. “2011 елның Россия-Германия фәне, тикшеренүләр һәм белем бирү елы дип игълан ителүен исәпкә алып, безнең фәнни-белем бирү элемтәләре тагын да зуррак үсеш кичерергә һәм эшлекле элемтәләрнең киңәюенә ярдәм итәргә тиеш”, - диде ТР Президенты.
“Татарстан Германия бизнесына инде яхшы таныш булса да, без Германиядәге дусларыбыз белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләргә һәрвакыт шат һәм аларны һәрьяклап хуплыйбыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, республикада киләчәк икътисадының үсеш нокталары булдырылган, заманча югары технологияле производстволар һәм инновацион үсеш юлы аның нигезендә ята. Казанда 2013 елда узачак Универсиада һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан сәнәгатьне яңарту һәм инфраструктураны киң колач белән үстерү чит ил инвесторлары өчен зур перспективалар ача. Рөстәм Миңнеханов күргәзмә-ярминкәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә чакырды.
“Кунакчыл Лейпциг ярминкәсе эшлекле даирәләргә нәтиҗәле сөйләшүләр алып бару өчен яхшы мөмкинлек бирә. Безнең республикада сез ике якка да файдалы уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа партнерлар табарсыз дип өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы ярминкәдә катнашучыларга.
Үз чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов күргәзмә-ярминкәдә катнашучылар һәм кунакларга нәтиҗәле эш һәм уңышлар теләде.
"Z" һәм "Intec" күргәзмә-ярминкәләрендә автомобиль, машина һәм станоклар төзү өчен компонентлар китерү белән шөгыльләнүче компанияләр, шулай ук станоклар төзү һәм махсус машина төзелеше тармагындагы предприятиеләр катнаша. Күргәзмә кысаларында "Enterprise Europe Network" һәм Лейпциг Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә элемтәләр форумы, Сатып алучы көннәре узачак.
Татарстан делегациясе күргәзмә-ярминкәдә Лейпциг ярминкәсе конгресс-үзәгендә Россия-Германия форумы ачылышында катнашачак.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз