ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әзербәйҗанда эш сәфәрендә

2011 елның 2 марты, чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әзербәйҗанда эш сәфәрендә. Кичә кич ТР Президенты утырган очкыч Бакуның Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортына килде. Татарстан башлыгын Әзербәйҗан Республикасы икътисади үсеш министры Шахин Мостафаев, РФ Әзербәйҗандагы Илчесе Владимир Дорохин, Татарстанның Әзербәйҗандагы Даими вәкиле Наил Зарипов һ.б. каршылады.

Рөстәм Миңнехановның сәфәр программасында Бакуда Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев, Әзербәйҗан Хөкүмәте вәкилләре, аерым алганда, Премьер-министр Артур Таир оглы Раси-Задә, Милли Мәҗлес рәисе Октай Сабир оглы Асадов һ.б. белән очрашулары каралган.

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар Гейдар Алиев исемендәге Фондта булачак, Әзербәйҗанның беренче Президенты каберенә веноклар салачак.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнехановның Әзербәйҗандагы татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуы планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International