Рөстәм Миңнеханов: “Куәтле федераль университет төзү проекты республика өчен өстенлекле бурыч”

2011 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль (Идел буе) университетының химия, физика һәм икенче уку корпусларында булып, биредәге аудиторияләр, лабораторияләрнең торышы, кайбер биналарны реконструкцияләү проектлары белән танышты.

Казан федераль университетының бүген куәтле фәнни-белем бирү үзәгенә әйләнү өчен фәнни потенциалы бик югары. Тик студентларга - уку, мөгаллимнәр һәм галимнәргә эшләү өчен шартларны яхшыртасы бар. Вузның Казан дәүләт университеты чагыннан бирле эшләп килгән уку биналарының бүгенге хәле мактанырлык түгел. Химия корпусы иң катлаулы хәлдәгесе. ТР Президенты, Казан федераль университетының Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов уку йорты белән танышуны А.Бутлеров исемендәге Химия институты урнашкан әлеге корпустан башлады.

Бу корылма узган гасырның 40 нчы еллар ахыры-50 нче еллар башында сафка баскан. Шул вакыттан бирле бинага теге яки бу күләмдә төзекләндерү эшләре үткәрелсә дә, ул бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән. Казан химиклар мәктәбе традицияләрен дәвам итүче институт урнашкан әлеге бина бүген авария хәлендә. Лабораторияләр белән шыплап тулган агач түшәмәле бу бинада янгын чыгу ихтималы да югары, сигнализация системасы да юк. Фундаментының да хәле канәгатьләнерлек түгел. Институт директоры Владимир Галкин белдергәнчә, проблеманы хәл итү өчен ишегалдында яңа корпус төзергә кирәк. Дөрес, аның проекты инде 2007 елда ук әзерләнгән. Әлегә янәшәдәге тузган шәхси йортта яшәүче гаилә белән генә уртак фикергә киленмәгән.

Физика институты урнашкан 16 катлы корпус 1973 елда сафка баскан. Аның хәле әле канәгатьләнерлек. Ләкин бу бинада фәнни лабораторияләр эшләү өчен урын җитмәү проблемасы бик актуаль. Хәзер бурыч - аны 2014 елга халыкара дәрәҗәдәге белем бирү-лаборатория комплексы итү. Шуңа кадәр 30-40 фәнни лаборатория урнаштыру өчен бүлмәләр, аудиторияләр әзерләргә кирәк. Шуны күздә тотып, хәзер подвалдагы бүлмәләрне реконструкцияләү бара.

18 катлы икенче уку корпусы сафка басканга да инде 3 дистә елдан артык вакыт узган. Әлеге пыяла бинада студентлар һәм мөгаллимнәр кышын суыктан, җәен эсседән җәфалана.

КФУ ректоры Илшат Гафуров бина безнең климатик шартлар өчен яраштырылып эшләнмәгән, ди. Биредә бүген 6 меңнән артык студент белем ала. Аларның саны бина өчен каралган нормадан шактый артык. Университет буенча бер студентка туры килгән мәйдан уртача 2,1 кв. метр булса, бу корпуста- аннан да азрак. Илшат Гафуров белдергәнчә, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тәкъдим итә торган стандартлар буенча, ул кимендә 5 кв. метр булырга тиеш. Компьютер сыйныфлары, лабораторияләргә килгәндә, анда санитар нормалар буенча, мәйдан тагын да зуррак булырга тиеш. “Бу корпуста гадәтттән тыш хәл генә килеп чыкмасын, вакытында эвакуация дә ясап булмаячак”, - ди ректор. Ләкин биредә бүген ремонт башларга туры килгәндә, берьюлы 6 меңнән артык кешене башка җиргә урнаштырып тору өчен әйләнеш фонды, ягъни резервтагы урыннар юк. “Күптән түгел хезмәт коллективы конференциясе узды. Анда бертавыштан диярлек яңа Устав кабул ителде. Бәйрәмнәрдән соң федераль университетны стуктуралаштыру эше башланачак. Мәсәлән, Татар дәүләт гуманатар-педагогика университеты Казан федераль университеты составына керү сәбәпле. аның бинасына КФУ икенче корпусында белем алучы гуманитар факультетларны күчереп булачак. Икенче корпуста, нигездә, математиклар, философлар калачак. Хәзер моны хәлитү бара”, -ди ректор.

Президент Рөстәм Миңнеханов факультетлар деканнары белән очрашуда Казан федераль университеты алдына куелган зур бурычларга тукталып, конкурентлы булу өчен приоритетларны билгеләү зарурлыгын искәртте. Аның белдерүенчә, хәзер университет биналарында инвентарьлаштыру үткәрергә, аннанры биналарны төзү-төзекләндерү буенча проект-смета документларын эшләү кирәк. “Федераль үзәк, республика ярдәме белән быел нәрсәләр эшләп була, приоритетларны билгеләргә кирәк. Куәтле федераль университет төзү проекты республика өчен өстенлекле бурыч”, - ди Президент.

Аның ассызыклавынча, биредә зур фәнни потенциал тупланган. Бүген аларга эшләү өчен шартлар тудырырга, лабораторияләр төзергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International