Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион-венчур фондының Попечительләр һәм Күзәтүчеләр советларының киңәйтелгән утырышын уздырды

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр һәм Күзәтүчеләр советларының киңәйтелгән утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен,  Интернэшнл Венчур Клаб (IVC) - Европа технологик туры  президенты Вильям Стивенс, Almaz Capital Partners венчур  фонды җитәкчесе, «Элвис-плюс» компаниясе президенты Александр Галицкий һәм башкалар катнашты.

Утырыш барышында «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея» XII конкурсы нәтиҗәләре расланды.

Моннан тыш, 2017 елда Россия венчур форумын һәм IV Россия технологик турын оештыру һәм уздыру мәсьәләләр каралды. Бу чараларны 2017 елның  26-27 апрелендә Иннополис шәһәрендә уздырырга җыеналар.

Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов 2016 елда ТР ИВФ эшенең йомгаклары һәм киләчәк үсеш перспективалары турында чыгыш ясады. 

Шулай ук инвестицияләр җәлеп итүнең яңа инструментлары, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече рәвешләрен үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының (Инновацияләргә ярдәм күрсәтү фондының) һәм ТР ИВФның уртак проектлары турында нотыклар тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International