Бүген Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Сечин килде. “Казан” Халыкара аэропортында РФ вице-премьерын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Игорь Сечин Казанга сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясенең 11 нче утырышында катнашу өчен килде.
Бүген Казанда Хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында Игорь Сечинның Төркия энергетика һәм табигый ресурслар министры Танер Йылдыз белән ике яклы очрашуы узачак. Игорь Сечин шулай ук Хөкүмәтара комиссиянең пленар утырышында да катнаша.