Рөстәм Миңнеханов: Транспорт чараларында хәвефле йөрүчеләргә җәза катырак булырга тиеш

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең ТРда юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мәсьәләләренә багышланган уртак утырышы узды.    

Утырышны барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков талып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар  катнашты.    

Төп нотык белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры  Артем Хохорин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы берничә ел эчендә  республикада беренче мәртәбә юл-транспорт һәлакәтләре саны арту күзәтелә.  17 муниципаль берәмлектә һәлак булучылар саны артты, кайберләрендә ике мәртәбәбдән дә артык, диде ул. 

Артем Хохорин сүзләренчә, быел республикада җәяүлеләрне таптату очраклары ешайды: 577 очрак, нәтиҗәдә 19 кеше һәлак булды. Турыдан-туры сәбәп – җәяүлеләр инфраструктурасы объектларының начар хәлдә булуы. 

Министр хәбәр иткәнчә, быел мәктәп автобусларын «Глонасс-112» системасы аша тикшерү торышы яхшырды.  

Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, быел 30 тимер юл кичүе ремонтланды. Чиратта тагын 60 проблемалы участок тора.

Министр фикеренчә, пассажирлар йөртүнең заказлы төрләре зур игътибар сорый. Республикада һәр дүртенче  автобус заказ схемасы буенча эшли.          

«Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру өлешендә системалы эш алып барыла. Әмма кайбер күрсәткечләрне яхшыртырга кирәк әле», - диде Рөстәм Миңнеханов үз чиратында.      

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен бозганнарны тикшерүгә гади гражданнарны активрак җәлеп итәргә кирәк. 2016 елда «Халык инспекторы» кушымтасы аша  86 мең хокук бозу теркәлгән. Рөстәм Миңнеханов бу системадан актив файдаланучыларны кызыксындыру чарасын әзерләргә тәкъдим итте.     

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә җыеналар, аның буенча транспорт чараларында хәвефле йөрүчеләргә 5 мең сум штраф салыначак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу җитәрлек дәрәҗәдә каты җәза. Ул мисал итеп Европа илләрен, АКШны һәм Японияне китерде, аларда мондый хокук бозулар өчен зуррак штрафлар каралган, ә кайбер очракларда ирекләреннән дә мәхрүм итәләр. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына хәвефле йөргән өчен җәзаны катгыйлаштыру инициативасы белән чыгарга өндәде. «Транспортны агрессив йөртүчеләргә каршы көрәшнең башка алымы юк бездә», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук пассажирларны легаль булмаган йөртүчеләргә каршы да катгый көрәшергә тәкъдим итте. «Аларны ачыклау авыр түгел: алар иң табышлы маршрутларда йөриләр. Теркәгез һәм җәзасын да бирегез», - диде Татарстан Президенты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International