Танер Йылдыз: “Без Татарстан белән бик күп өлкәләрдә уртак эшчәнлек алып бара алабыз”

2011 елның 4 марты, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Энергетика һәм табигать байлыклары министры Танер Йылдыз белән очрашты.

Билгеле булганча, Төркия делегациясе Казанга Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашу өчен килде. Алар кичә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.

Татарстан парламенты башлыгы соңгы айларда күп өлкәләрдә Төркия белән багланышларның активлашуын билгеләп үтте. “Бу аңлашыла да. Чөнки Россия Федерациясе Төркия белән эшләүгә зур игътибар бирә. Шулай ук монда Төркия Президентының Татарстанга эш сәфәре нәтиҗәләре дә чагылыш таба”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер очрашуда Төркиянең Бөек Милләт Җыены делегациясенең республикада җылы каршы алынуын, Татарстан парламенты тарихында беренче тапкыр Милләт Җыенының Тышкы элемтәләр комиссиясе рәисе Морат Мәрҗәннең чыгыш ясавын җиткерде. Төркия парламенты республикада 1 декабрьдә булып китте.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан парламентында Европа Советының парламент ассамблеясе рәисе Мәүлет Чуваш углын кабул итүләрен әйтте. “Ул бик уңай тәэсирләр калдырды”, - диде спикер. Ул шулай ук Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Акынтының эшчәнлеген югары бәяләде. Алга таба ике республика арасында парламентара һәм хөкүмәтара багланышларының үсешенә ышанычын белдерде.

Танер Йылдыз, үз чиратында, Төркиядән килгән делегацияләрнең сәяси юнәлешне генә күз алдында тотмавын, аларның яңа проектларга юл ачуын җиткерде. Билгеле булганча, Татарстандагы һәр өченче предприятиедә Төркиянең дә өлеше бар.

“Без бик күп өлкәләрдә уртак эшчәнлек алып бара алабыз. Моңа туризм һәм мәдәнияттан алып атом электр станциясе һәм газүткәргечләр белән бәйле техник проектларга кадәр керә. Төркия тиз үсә һәм яңара. Соңгы сигез ел эчендә илнең эчке тулаем продукты өч тапкыр артты. Бу күрсәткечләр буенча Төркия дөньяда беренче урыннарда тора”, - диде Төркия кунагы.

Бүген очрашуда Казанда Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясе утырышы узуның Россия һәм төркия арасындагы мөнәсәбәтләргә яңа сулыш өрүе билгеләп үтелде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу вакыйга Казан һәм Татарстан өчен зур әһәмияткә ия.

Танер Йылдыз билгеләп үткәнчә, ул Казанда 2010 елның җәендә булып киткәннән бирле, башкала нык үзгәргән. “Әгәр без дуслыгыбыз нигезендә, шәхси сектор һәм эшкуарларның да көчен җәлеп итеп, максатыбызга ирешербез дип уйлыйм”, - диде.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Илдар Берхеев, парламент комитетлары рәисләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International