Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Австралиянең Россиядәге вәкиле Маргарет Туми агросәнәгать комплексы өлкәсендәге алдагы үсеш мәсьәләләре турында фикер алышты

2011 елның 9 марты, чәршәмбе
Татарстан белән Австралия арасындагы хезмәттәшлек авыл хуҗалыгы белән генә чикләнмичә, башка өлкәләрдә дә үсәргә тиеш. Бүген Казан Кремлендә Австралиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Маргарет Туми белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Австралия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча дөнья лидерларыннан санала. Ул югары сыйфатлы йон җитештерү һәм тәэмин итү, ит һәм сөт продукциясен, бодай, шикәр экспортлау буенча әйдәп баручы илләрнең берсе.

Уникаль табигате белән аерылып торган әлеге континент-ил белән Татарстан арасындагы ныклы багланышлар тарихы 1990 еллардан башлана. 1995 елның ноябрендә ул вакыттагы Хөкүмәт рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе бирегә сәфәр белән килә. Аның барышында ТР һәм Көньяк Австралия штаты Хөкүмәтләре арасында Хезмәттәшлек Килешүе имзалана. 1990 еллардан бирле Австралия Илчеләренең Татарстанда берничә тапкыр булып китүе мәгълүм. 1995 елның июлендә Аделаида шәһәрендә Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге ачыла. Әмма 2000 елда икътисади яктан нәтиҗәле түгел дип аның эшчәнлеге туктатыла.
Ике арада иң зур тышкы сәүдә әйләнеше күләменә 1998 елда ирешелгән булган. Ул вакытта аның күләме 3 млн. долларга якынлашкан. Узган ел исә Татарстан белән Австралия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме 935,3 мең доллар тәшкил иткән. Икътисади кризис шартларында узган 2009 белән чагыштырганда, аның күләме 7,7 тапкырга үскән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үсешкә карамастан, тышкы сәүдә әйләнешенең бүгенге күләменнән канәгать булмавын белдерде. “Ике якның мөмкинлекләре зур булуга карамастан, алар тиешенчә файдаланылмый әле”, - ди ул.

Татарстан белән Австралия арасындагы бүгенге хезмәттәшлек, нигездә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барыла. 2009 елда Апас районындагы “Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте белән Австралиянең “Expo-Trade-Elders” сәүдә компаниясе арасында төзелгән килешү нигезендә әлеге илдән 1483 баш нәселле мөгезле эре терлек (күбесе тана һәм сыер) кайтарылган иде. Бүгенге очрашуда ТР Президенты нәселле сыерларларның республика шартларына бик тиз җайлашуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Австралия белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итү зарурлыгына басым ясап, алда гамәлгә ашырылачак тагын бер уртак проектка тукталды. Ул нәселле сөт сыерлары үрчетү комплексын төзү белән бәйле. Аның нигезендә, “Алтын Башак Питрәч” авыл хуҗалыгы предприятиесе “Росагролизинг” ААҖ линиясе буенча Австралиядән ел саен шушындый 14,4 мең баш терлек кайтартырга ниятли. “Бу проектның масштаблары республика белән генә чикләнмәс, мөгаен. Аның белән федераль структуралар да бик нык кызыксына”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Австралия белән ике арадагы хезмәттәшлекне авыл хуҗалыгы белән генә чикләнмичә, мәгариф, спорт инфраструктурасын үстерү, эре спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсен өйрәнү һ.б. юнәлешләрдә җәелдерергә кирәклегенә басым ясады. “Сезнең сәфәр ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам. Австралия компанияләре Россиядә яңа базарлар карарга тиеш. Илдә кызыклы һәм перспективалы базарлар шактый. Австралия бизнесы бездәге “Алабуга” МИЗ, технопарклар, Кама “Мастер” индустриаль паркына да игътибар юнәлтсен иде. Сезнең эшмәкәрләр өчен бездә шартлар тудыра алабыз”, -дип белдерде Татарстан башлыгы Илчегә.

Австралия Илчесе, үз чиратында, телләр, табигать шартлары буенча аерылып торган бу ике төбәкнең, уртак яклары шактый булуын искәртте. “Узган ел Татарстан корылык кичерсә, Австралиягә дә корылык һәм су басулар кебек сынаулар аша узарга туры килде. Авыл хуҗалыгы проектларны үстерүдән тыш, без мзәгариф, спорт инфраструктурасы буенча да хезмәттәшлекне үстерә алыр идек”, - ди ул.

ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов журналистлар белән әңгәмәсендә ике арада хезмәттәшлекне үстерүгә Австралиядә гомер кичерүче 500гә якын милләттәшебезнең өлеш кертүен ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International