Рөстәм Миңнеханов “Дюпон” компаниясе делегациясе белән очрашты

2011 елның 10 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Дюпон” компаниясе делегациясе белән очрашты. Яклар үзара мәгълүмат алмашты, хезмәттәшлекнең яңа ихтимал юнәлешләре хакында фикер алышты.
Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры урынбасары Харис Мостафин һәм башкалар катнашты.
“Дюпон” компаниясен Көнчыгыш Ауропа буенча төбәк директоры Жан-Люк Дюрами, Көнчыгыш Ауропа буенча корпоратив маркетинг һәм сатулар буенча төбәк директоры Руслан Йосыпов, РФ Идел буе федераль округында бизнес үсеше җитәкчесе Рәшит Әҗемов, Көнчыгыш Ауропа буенча транспорт индустриясендә сатулар буенча директор Влад Классен, үсемлекләрне саклау бүлеге төбәк директоры Игорь Тесленко һәм башкалар тәкъдим итте.
“Дюпон фән һәм технологияләр” ҖЧҖ Россия партнерлары белән аэрокосмик һәм электрон сәнәгате, төзелеш, авыл хуҗалыгы, азык-төлек, автомобиль һәм транспорт сәнәгате, икътисадның башка төп сегментлары өлкәсендә эшли. Татарстанда “Дюпон” компаниясе төзелеш, азык-төлек сәнәгате һәм инфраструктура индустрияләрендә эшчәнлек алып бара.
“Дюпон” компаниясе вәкилләре билгеләп үткәнчә, Татарстан киләчәктә куәтле автомобиль кластерына әвереләчәк һәм Татарстан белән хезмәттәшлек итү алар өчен бик мөһим. “Бездә сезнең төбәк белән эшләү дәверендә билгеле бер алга китеш булса да, фикер алышуны таләп иткән тәкъдимнәр дә юк түгел”, - диде Көнчыгыш Ауропа буенча төбәк директоры Жан-Люк Дюрами.
Очрашу барышында компания вәкилләре “КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлекне киңәйтү, транспорт индустриясе, авыл хуҗалыгын үстерүгә бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар юнәлтте. Компания вәкилләре фикеренчә, рапс һәм көнбагыш орлыкларын үстерү Татарстан өчен перспективалы юнәлеш булыр иде.
Очрашу барышында быел Казанда – Халыкара химия елында – “Дюпон” компаниясе һәм республика тарафыннан Фәнни форум үткәрү турында ктлешүгә ирешелде.
Яклар шулай ук Татарстан белгечләре һәм инженерларының “Дюпон” компаниясендә эшли алачаклары хакында килеште. Компания җитәкчелеге хезмәткәрләрне татарстанлылар тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайлап алачак. Агымдагы елның 6-7 июль көннәрендә “Дюпон” компаниясе теләктәшлегендә Ауропа эшкуарлары белән эшлекле очрашу планлаштырылган. “Без Татарстан белән инде күптәннән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, башкаларның да Казанны үз күзләре белән күрүләрен теләр идек”, - диде компания вәкилләре.
“Сезнең барлык тәкъдимнәрегез дә бик кызыклы. Алар буенча конкрет эшләргә һәм барлык нечкәлекләре хакында фикер алышырга кирәк. Мин министрлык һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирәчәкмен”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Дюпон” компаниясе вәкилләре белән бүгенге киңәшмә нәтиҗәләре буенча тәүге очрашу 14 мартта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә узачак. Авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнаша.
Ә 16 мартта “Дюпон” компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасының икътисади, сәнәгый һәм инвестицион потенциалы белән танышу максатыннан Казанга киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International