Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТРда быел күп фатирлы йортларда сезонлы эшләрне 15 августка, ә эшләрне тулысынча 1 октябрьгә тәмамлау бурычы куела
2011 елның 11 марты, җомга
Татарстанда быел күп фатирлы йортларда сезонлы эшләрне 15 августка, ә эшләрне тулысынча 1 октябрьгә тәмамлау бурычы куела. Республика бу бурычны Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды белән төзелгән килешү нигезендә алды. Бүгенге көндә Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр Менделеев һәм Тәтеш районнарыннан кала, башка муниципалитетларда башланган. Билгеле булганча, 2011 ел программасына 999 йорт кертелгән. Күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәнең төп темасы булды. Видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә шулай ук “Бәләкәч” программасының үтәлеше тикшерелде.
Киңәшмәдә төп доклад белән чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, бүген барлык муниципаль берәмлекләрдә капиталь ремонт программасы буенча подрядчы оешмаларны сайлау тәмамланган. Заявка биргән 287 подряд оешмасының 272 се сайлап алынган.
Быел бу эшләрне финанслау күләме, гомумйорт хисаплау җиһазлары куюны да исәпкә алып, 4,6 млрд. сум тәшкил итә. Шуның 272,5 млн. сумы – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру буенча федераль фондтан, 1 млрд. 373 млн. сумы республика казнасыннан, 1 млрд. 74 млн. сумы муниципалитетлар бюджетыннан финансланачак. Торак милекчеләреннән килә торган акча 1 млрд. 586 млн. сум булыр дип планлаштырыла. Хәзер федераль фондтан өстәмә рәвештә финанслар алу мөмкинлеге дә карала.
“Капиталь ремонт программасын быел уңышлы үтәп чыгу өчен вакытында финанслау төп шарт булып тора. Агымдагы ел программасын финанслауда торак милекчеләре акчасының 37 процент өлеш алып торуын күздә тотканда, алардан акчаларның вакытында җыелуы мөһим”, - дип белдерде Ирек Фәйзуллин. Агымдагы елның узган ике аенда план буенча торак милекчеләреннән 313 млн. сум җыелырга тиеш булса, фактта 197 млн. сум алынган. Бу - планның 63 проценты. Йөкләмләрен үтәмәгән 13 муниципалитетның бишесе- Актаныш, Тәтеш, Әлки, Чирмешән, Минзәлә районнары соңгы ике атнада ТР Баш Инвестиция- төзелеш идарәсе хисабына бер тиен дә күчермәгән. Бу районнар башлыклары алдына мартның 15 енә кадәр февраль йөкләмәсен үтәргә, дигән бурыч куелды.
Планга кертелгән йортларның 497 сендә бүген инде эшләр башланган. “Узган елда да бу программа буенча эшләгән идарәче компанияләрнең счетлары бераз иртәрәк ачылды. ТР Казначылык департаменты быел яңа эшли башлаган идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре өчен “Ак Барс” банкында өстәмә счетлар ачты. Бүген акчаларның 30 проценты идарәче компанияләр хисабына күчерелә башлады. Республика казнасыннан 10 млн. сум акча беренче булып җирле казна акчаларын идарәче компанияләр һәм торак-милекчеләре ширкәтләре хисапларына күчергән муниципалитетларга күчерелде”, - ди министр. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 10 мартка бары 10 муниципалитет кына җирле бюджет акчаларын идарәче компанияләр хисабына күчергән.
Министр эшләрне расланган финанс лимиты һәм график нигезендә, алып бару кирәклегенә тагын бер кат басым ясады. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 1 мартта Торак-коммуналь хуҗлыкны реформалаштыруга ярдәм фондының Идарә утырышында Татарстанның 2010 елда капиталь ремонт программасы үтәлеше буенча хисабы расланган. “Муниципалитетлардан тәкъдим ителгән хисапны тәгаенләү буенча бик озак эш барды. Эшнең сузылуы нәтиҗәсендә, капиталь ремонт өчен кирәкле 272 млн. сум финанслар вакытында республикага килеп җитмәде. Алар киләсе атнада алына башлый”, - дип искәртте министр. Ул шулай ук 9 мартта авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүне финанслау буенча республика заявкасының раслануын, бу программа буенча акчаларның да киләсе атнада килә башлаячагын җиткерде.
“Барлык программа буенча да бик зур игътибар таләп ителә. Подрядчылар белән эшләүне көчәйтергә кирәк. Муниципалитет җитәкчеләре, заказчылар һәр подряд оешмасы белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, эшнең сыйфаты һ.б. буенча көндәлек эш алып барырга тиеш”, -дип ассызыклады министр.
Президент Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, йортларда эшләрне башлар алдыннан кирәкле барлык материаллар һәм эшчеләр белән комплектланган булу төп таләп. Моннан тыш, ди ул, халык белән эшне оештыру бик мөһим. “Бу йортларда яшәүчеләргә аңлату эшләре алып бару капиталь төзекләндерү программасын үтәүнең мөһим өлеше. Кыска вакытта бу эшләрне башкарып чыгу өчен, гражданнарга нинди эшләрнең кайсы вакытта башкарылачагы турында алдан ук мәгълүмат биреп куярга кирәк”, -дип белдерде республика башлыгы. Президент муниципаль берәмлекләрнең, Дәүләт торак фонды, Торак инспекциясенең ремонт эшләрен көндәлек режимда контрольгә алырга тиешлеген искәртте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз