ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда террорчылыкка каршы куркынычсызлык дәрәҗәсен бәяләделәр

2011 елның 11 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Илкүләм террорчылыкка каршы комитет аппараты комиссиясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Татарстан ягыннан анда ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров катнашты.
Комиссияне бүлек җитәкчесе урынбасары, полковник Алексей Вельдгрубе җитәкли.
Республикада һәм, гомумән Россиядә террорчылыкка каршы куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, җинаятьчелеккә каршы көрәш чаралары, Россия Федерациясе территориясендә террорчылык һәм экстремизм күренешләрен кисәтү хакында сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International