Татарстан белән Горький тимер юлы – РЖД филиалы арасында 2017-2019 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Лесун Татарстан Республикасы тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү, йөк ташулар өлешендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында һәм башка темалар буенча фикер алыштылар. Анатолий Лесун, аерым алганда, ел йомгаклары буенча Горький тимер юлында йөк ташулар күләмнәре турында, Идел буе федераль округы төбәкләрендә эшләрнең торышы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә,  Татарстан елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлый.

Аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышлар залында Татарстан Республикасы белән Горький тимер юлы – РЖД филиалы арасында 2017-2019 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун кул куйды.   

Имзаланган килешү Горький тимер юлы белән Татарстан Республикасы арасында якындагы өч елга уртак эшләрнең «юл картасы» булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International