Чаллыда “Мерседес” йөк машиналары җыю производствосы ачылды

2011 елның 11 марты, җомга
Бүген Чаллыда “Daimler AG” концерны һәм “КАМАЗ” ҖЧҖ нең уртак предприятиесе “Мерседес-Бенц Тракс Восток” ҖЧҖ производство линиясен ачу тантанасы булды. Бу тантанада Татартсан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шулай ук бу тантаналы чарада Германиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Ульрих Бранденбург, “Даймлер АГ” идарәсе әгъзасы, “Даймлер Тракс” башлыгы Андреас Реншлер, “Ростехнологияләр” генераль директоры Сергей Чемезов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, “Мерседес-Бенц Тракс Восток” генераль директоры Борис Биллих катнашты.
“Бүген Чаллыда заманча йөк машиналары җыела торган уртак предприятие ачылуга шатмын. Мондый производстволар күбрәк булсын”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Андреас Реншлер "Мерседес" "КАМАЗ"ны ышанычлы парнер итеп күрде диде. “Бергәләп гамәлгә ашырыла торган идеяләр күп”, - дип өстәде ул. Яңа җыю производствосының юбилей елында, ягъни “Мерседес” тарафыннан беренче автомобиль чыгуга 125 ел булган елны ачулын билгеләп үтәргә кирәк.
“Бүген мөһим вакыйга булды, Чаллыда “Мерседес”лар җыела башлады дип әйтә алуым белән горурланам”, - диде Сергей Когогин. Аның сүзләренә караганда, "Мерседес" белән партнерлык итү "КАМАЗ"ны глобаль компания итәчәк.
Чаллыда җыелган беренче "Мерседес" йөк машинасыннан җәймә алынгач, дәрәҗәле кунаклар Германиянең "Actros 1841 LS" бренды флагманын карады.
Рөстәм Миңнеханов конвейердан төшкән "Мерседес” йөк машинасының руль артына утырып җыю цехы буенча йөреп карады.
Матбугат конференциясендә яңа җыю производствосы – Чаллы һәм республика өчен генә түгел, ә Россия автомобиль сәнәгате өчен дә зур вакыйга, - диде Татарстан Президенты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International