Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Безнең өчен Татарстанда «PricewaterhouseCoopers» компаниясенең булуы мөһим”
2011 елның 14 марты, дүшәмбе
«PricewaterhouseCoopers» компаниясенең консалтинг һәм аудиторлык хезмәтләре Татарстанның эре предприятиеләре өчен генә түгел, ә кече һәм урта бизнес өчен дә кызыклы һәм файдалы булырга мөмкин. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков «PwC» компаниясе вәкилләре белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “Универсиада-2013 дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Владимир Леонов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Альфред Закиров, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Икътисад, финанслар һәм дәүләт милкеннән файдалану идарәсе башлыгы Альберт Нәфыйгин катнашты.
Очрашуны ачып, Илдар Халиков «PricewaterhouseCoopers» компаниясенең Татарстанда күптәннән билгеле ышанычлы партнер булуын билгеләп үтте. “Компания клиентлары арасында республиканың иң эре предприятиеләре бар. Чит ил партнерлары катнашында киң колачлы проектлар гамәлгә ашырылган бүгенге икътисади үсеш шартларында да «PricewaterhouseCoopers» компаниясе белән хезмәттәшлек безнең өчен аеруча мөһим”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Үз чиратында, «PwC» компаниясенең аудит бүлеге партнеры Дэвид Грей билгеләп үткәнчә, Казан һәм Татарстан компания өчен мөһим эш урыны булып тора. Республика башкаласында инде өч ел компаниянең даими офисы эшли, «PricewaterhouseCoopers» Татарстанның күпчелек эре предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. “Без Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләүне дәвам итәчәкбез”, - дип ассызыклады Дэвид Грей.
«PricewaterhouseCoopers» вәкилләре, компаниянең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән эшләп, Татарстанда үз эшчәнлеген киңәйтергә теләве хакында хәбәр итте. «PwC» партнеры Мэйси Коффиның сүзләренә караганда, компания үсеш кичерүче бизнеска консалтинг һәм аудиторлык хезмәтләренең тулы бер спектрын тәкъдим итә алыр иде.
Татарстан Премьер-министры «PricewaterhouseCoopers» компаниясенең республикада эшләве зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Илдар Халиков ассызыклаганча, еш кына кече бизнеста талантлы менеджерлар белем һәм тәҗрибәләре җитәрлек булмаганлыктан, үзләрен тулысынча ача алмый. Шуның белән бергә, Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, консалтинг хезмәтләренә күпмедер күләмдә акча сарыф итүдән куркып, предприятиеләр алга таба шактый зур суммада акча югалтырга мөмкин.
ТР Премьер-министрының сүзләренә караганда, республикада даими рәвештә халыкара дәрәҗәдәге төрле икътисади форумнар уза. Шундый очрашу кысаларында «PricewaterhouseCoopers» компаниясе Татарстан эшкуарларын үз хезмәтләре белән таныштыра алыр иде. Илдар Халиков Татарстан Икътисад министрлыгы белән бу эшнең перспективалары хакында фикер алышырга тәкъдим итте.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен зур инфраструктура – “Алабуга” махсус икътисади зонасы, технопарклар, индустриаль парклар төзелүе хакында искәртте. “Бу аудитор компаниясе эшчәнлеге өчен яхшы мәйдан дип уйлыйм”, - диде И.Халиков.
«PricewaterhouseCoopers» компаниясе вәкилләре шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасының потенциалын чит ил инвесторларына презентацияләү өчен Татарстанга бәйсез эксперт сыйфатында үз хезмәтләрен тәкъдим итте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз