Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Шамил Тарпищев агымдагы елда спорт сезоны нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2017 елга багланышлар мәсьәләләрен билгеләделәр, шулай ук 2017 елда теннис буенча турнирлар, ярышлар, халыкара спорт чараларын уздыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.